Логотип Идель
Яңалыклар

Идел Кыямовның улы туды!

Танылган журналистлар Илдар һәм Мөршидә Кыямовалар әби белән бабай булдылар! "Татарстан радиосы" дикторы, журналист, артист Идел һәм яшь җырчы Сөмбел Кыямоваларның улы туды!

Танылган журналистлар Илдар һәм Мөршидә Кыямовалар әби белән бабай булдылар! "Татарстан радиосы" дикторы, журналист, артист Идел һәм яшь җырчы Сөмбел Кыямоваларның улы туды!

Баланың авырлыгы 3 кг һәм 420 грам. Буе 55 см. Мөршидә Кыямова бу турыда шаярып болай ди:
- Әтисе кебек модель булыр, Алла боерса. Яшь әни дә, сабый да үзләрен яхшы хис итә. Яшь әти дулкынлана, шатлана. Илдар озак тәнәфестән соң, мәчеткә намазга китте. Елый-елый дога кыла.

Малайга Ихсан дип исем кушмакчылар икән. Әлеге исемне ни өчен сайлаганнарын Илдар Кыямов махсус безнең журналыбыз өчен аңлатып узды:
- Ислам динендә мөселман кешесенең статусы буенча берничә дәрәҗә бар: иман, истикамәт, ихсан. Димәк, ислам динендә булган мөэсмин-мөселман кешелек сыйфатларының иң гүзәл үрнәкләрен үзендә туплаган булгач, ул “ихсан” дәрәҗәсенә ирешә. Әлеге сүзнең тамырында “хәсәнә” сүзе ята. Ул исә “яхшы” дип тәрҗемә ителә. Ихсан, Хәсән, Хөснулла исемнәре тамырдаш. “Ихсан” исеменең тагын бер мәгънәсе: “ихласлык”, “иң яхшы кеше”.

Редакциябез коллективы исеменнән журналистыбыз Мөршидә Кыямованы әлеге шатлыгы белән тагын бер кат котлыйбыз! Идел һәм Сөмбелне әти-әни булулары белән тәбрикләп, балага сәламәтлек, бәхетле һәм озын гомер теләп калабыз! Илдар Кыямов аңлатканча, ихлас, яхшы һәм Аллаһының ризалыгын алырлык бала булып үссен!
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев