-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
-
Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
Идел турында урманчылар да борчыла

Авыл хуҗалыгы кырларыннан, фермалардан, тиешле корылмалары булмаган сәнәгать мәйданнарыннан, шулай ук транспорт инфраструктурасыннан килүче, чистартылмаган агынты суларның һич көйләнмәгән килеш Идел елгасын пычратуы зур проблема булып кала бирә. Бу хакта Русия Табигать министрлыгында елгаларны диффуз агынты эләгүдән саклау мәсьәләләре турында фикер алышу булды, һәм анда Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты. Белгечләр фикеренчә, табигый киртә – ярлар буйлап сулыкларны яклаучы урман полосалары утырту елганы нәтиҗәле саклый алыр иде. КиңәшмәдәТатарстан министры әйтүенчә, республикада 57 мең гектар мәйданда саклагыч урман инде утыртылган. Идел елгасы ярларын урман белән каплау проектын гамәлгә ашыру өчен республиканың 31 млн данәгә якын утырту материалы үстерерлек куәте бар.
Экспертларның беренчел бәяләве буенча, Идел елгасының буеннан-буена саклагыч урман полосаларын утырту өчен 35 мең гектардан артык мәйданда 88 млн. үсенте утыртырга кирәк. Татарстан Республикасы бу мәсьәләдә утырту материалы белән башка төбәкләрне дә тәэмин итәргә әзер булуы хакында белдерә.
Русиянең Табигать министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкин Идел елгасы үткән барлык төбәкләрдә һәм мондый ихтыяҗ булган җирләрдә проблеманы хәл итү өчен РФнең унбиш субъектына су саклагыч урман полосалары булдыру турындагы проектны бергәләп эшләргә кушты. Проект "Экология" һәм "Иделне савыктыру" федераль проекты максатларына ярашлы. Технология әлегә эшләп бетерүне таләп итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге максатларда Куйбышев сусаклагычы ярларына (Идел һәм Чулман елгалары) яклагыч урман утыртмаларын утыртып, Татарстан Республикасы пилот территориягә әвереләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз