-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
“Идел” журналы аруның сәбәпләрен ачыклады...
Ни нигә арыйбыз?
Даими талчыгу хисе хәзерге ыгы-зыгылы заманда аеруча киң таралган. Сәламәт кешеләрнең өчтән бере арыганлык хисе һәм йокы туймау белән иза чигә. Шуны әйтергә кирәк, бу авыру дигән сүз түгел, ә дөрес яшәү рәвеше алып бармаудан килеп чыга. Бергәләп моның сәбәпләрен һәм дәвалану ысулларын эзләрбез.
1) Дөрес вакытта йокламау
Талчыгуның беренче сәбәбе – начар йоклау. Безнең организмның биологик сәгатьләре еш кына эш сәгатенә туры килми, шуның аркасында без вакытында ятып, вакытында тормыйбыз. Бу бигрәк тә төннәрен укыган яки эшләгән кешеләрдә күзәтелә. Экспертлар бәяләвенчә, студентларның 65% йокы бозылудан җәфа чигә. Кеше үзен яхшы хис итсен өчен сигез сәгать йокларга тиеш. Аннан аз йоклаучыларның режимы бозыла. Шуны искәртәсем килә, бүген 5 сәгать йоклап, иртәгә 12 сәгать йоклаганнарның да режимнары нормадан чыга. Сәламәт буласы килгән кеше: “Иртәгә йоклап бетерермен әле”, – дигән сүз әйтергә тиеш түгел!
2) Организмга су җитмәү
Даими су эчү көне буена энергия бирә. Безнең организмда күп кенә биохимик реакциялар су ярдәмендә бара. Шуңа күрә, даими су эчеп тору зарур. Бигрәк тә спорт белән шөгыльләнгән кешеләргә. Чөнки, аларның су запаслары энергиягә әверелә һәм тир белән чыгып бара. Халыкта шундый фикер бар: “Көнгә 8 стакан су эчергә кирәк”, – диләр. Бу дөрес түгел, чөнки һәр кешенең организмы төрле, су нормасы да төрлечә. Шуңа күрә, үзегезнең гәүдә авырлыгыгызга һәм хәрәкәтләнүегезгә карап эчегез.
3) Калорий җитмәү
Хәлсезләнү, талчыгу аз ашаудан яисә калорий җитмәүдән дә булырга мөмкин. Исегездә тотыгыз: калория – ризыктагы энергия берәмлеге. Безнең тәнебез калорияләрне тән җылысын саклау һәм дөрес сулау өчен куллана. Димәк, аз калориялы ризыклар гына ашарга ярамый. Бу диетада утыручылар кылагына. Без көне буена аксымны, майны һәм углеводны дөрес итеп бүлеп ашарга тиеш. Шушы очракта сәламәтлеккә зыян килмәячәк.
4) Аз хәрәкәтләнү
Көне буе утырып кына торган кешеләр, аяк өстендә булганнардан тизрәк һәм дә инде күбрәк арыйлар. Бу факт! Бәлкем, хроник талчыгу синдромы дигәнне дә ишеткәнегез бардыр? Күп кенә тәҗрибәләрдән күренгәнчә, физик күнегүләр арудан арындыра. Алар башны да, тәнне дә ял иттерә. Тик кенә утырган яки яткан кешеләрнең тәне ойый, аяклары сызлый һәм тыннары кысыла башлый. Шунлыктан, алар үзен арган итеп сизә.
Аруның сәбәпләре моның белән генә чикләнми, без иң мөһимнәрен санап киттек. Берәр пункатны үтәмисез икән, иртәгесе көннән дөрес итеп режимны сакларга, күп итеп су эчәргә, дөрес тукланырга һәм дә инде ешрак хәрәкәтләнергә тырышыгыз. 5-10 көннән үзегез дә сизмәстән яшәреп, җиңеләеп китәрсез. Дуслар, сәламәтлек – иң зур байлык!
Илүзә Ибәтуллина
Фото: Пиксбей
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз