Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1431
      0
      6

    "Идел" журналы "Өйдә утыр" акциясенә кушылды

    "Идел" журналының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге берләшмәләре «Өеңдә утыр» дөньякүләм акциясенә кушылды һәм үзенең язылучыларын, артык ихтыяҗ булмаганда, өйдән чыгып йөрмәскә чакырды.

    Төркемнәрнең атамасында "Өйдә утыр" дигән өстәмә барлыкка килде. Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Азнакайдагы зур берләшмәләр акциягә кушылды инде.

    Шул рәвешле, паблик администраторлары якын көннәрдә өйдән чыкмауның никадәр мөһим икәнлеген күрсәтергә тели. Бу илдә яшәүче һәр кешегә коронавирус  инфекциясен кисәтүдә үз өлешен кертергә ярдәм итәчәк.

    «Сәламәтлек — бүгенге көндә һәркайсыбызны борчырга тиешле иң мөһим әйбер. Әйдәгез, бу катлаулы көннәрне бергәләп кичерү өчен үзара берләшик һәм бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтик», — дип мөрәҗәгать итә берләшмәне булдыручылар үзләренең язылучыларына.

     

    Фото: canva.com

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Виртуальная АТС"
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • "Идел" журналына язылу!
    • «онлайн кинотеатр»
    • Журналга онлайн язылу