Логотип Идель
Эксклюзив

“Идел” журналының «Авыл-party» проекты - җиңүче!

Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен, традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган проектлар булдыру һәм аларны тарату буенча республика конкурсында “Идел” журналы җиңү яулаган иде.

Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен, традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган проектлар булдыру һәм аларны тарату буенча республика конкурсында “Идел” журналы җиңү яулаган иде.

«Татмедиа» бинасында бүген җиңүчеләрнең эшләре белән танышу һәм аларны бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һəм Татарстан Республикасында яшəүче халыклар вəкиллəренең туган теллəрен саклау, үстерү мəсьəлəлəре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев катнашында узды.

Айдар Сәлимгәрәев белдергәнчә, конкурска 56 редакциядән гариза килгән. Шуларның  34 се җиңеп чыккан. Алар арасында “Идел” журналы редакциясе дә бар. Редакция  конкурска «Авыл-party» проектын тәкъдим иткән иде. Татарстанның туристлар өчен кызыклы авылларына, тарихи, истәлекле урыннарга сәфәр кылынды. “Идел” кызлары Лаеш, Кукмара, Чүпрәле, Әлмәт, Биектау, Лениногорск районнарына чыгып кызыклы шәхесләр белән очрашты. Аларның сирәк шөгыльләре, үзенчәлекле тормышлары белән таныштырды. Татарстан күп милләтле республика, һәр милләт үзенең гореф-гадәтләре, йолалары белән аерылып тора. «Авыл-party» әнә шул үзенчәлекләре киң катламга күрсәтергә омтылды. Социаль челтәрләрдә видео язмалар, журнал битләрендә әтрафлы язмалар бирелеп барды.

Исегезгә төшерәбез, бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырды.

"Татарстан" телеканалы бу хакта сөйли: trt-tv.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев