Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    "Иделем акчарлагы" бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

    «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар инде кабул ителә башлады.

    2000 елдан бирле яшь язучыларны барлау максатыннан оештырылган әлеге бәйгегә эшләр агымдагы елның сентябренә кадәр кабул ителә. Жюри тарафыннан әсәрләрне тикшерү һәм бәяләү беренче октябрьдән башланачак. Йомгаклау ноябрь аенда булыр дип көтелә.

    Реклама

    Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге.

    Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

    Барлык номинацияләрдә дә беренче, икенче, өченче урыннар һәм Гран-прига лаек булучылар билгеләнә. Болардан тыш махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган.

    mc-idel.ru/akcharlak-tat

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Проверь чек!"
    • 3-НДФЛ - 1
    • ТӘРТИП
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ