Логотип Идель
Яңалыклар

“Иделем акчарлагы” шаккатыра

“Иделем акчарлагы” һәрвакыт шаккатыра. 2018 елда ике Гран-при иясе булса, быел беркемгә дә бу исем эләкмәде. Бу бәйге – мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда минем өчен хыял иде.

“Иделем акчарлагы” һәрвакыт шаккатыра. 2018 елда ике Гран-при иясе булса, быел беркемгә дә бу исем эләкмәде. Бу бәйге – мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда минем өчен хыял иде. Анда җибәргән эшләрем өченче – бөтен иҗат иткән кешене бергә җыю турына үтә алмый йөдәтте. Һәм, ниһаять, беренче курста укыганда минем шигырьләрем конкурсның ул өлешенә дә уза алды. Алай гына да түгел, өченче урынны да яулады әле! Бу минем өчен бик зур уңыш иде. Былтыр катнашканда беренче урын алган иҗатым быел бернинди дә бүләккә лаек дип табылмады. Һәм менә бу бәйгенең һәрвакыт шундый төрле нәтиҗәләр күрсәтүе кызыклы да. Үзеңә башкача карый башлыйсың: “Эх, начаррак языла башлаган, димәк, әйе инде, болай рифмалашмаска тиеш икәнен белә идем бит мин”, - дип үзеңне сүгәсең, “Башка юлы әйбәтрәк язарга инде”, - дип рухландырасың. Бүгенге көндә шигырь, проза, драматургия әсәрләре язган яшьләр, конкурслар кирәкме соң дип, уйланадыр. Мин өзеп кенә җавап бирмим әле. Яшь татар иҗатчылары арасында иң популяр “Иделем акчарлагы” бәйгесендә катнашкан, аны оештырган кешеләрнең фикерен тупларга булдым. Нәтиҗәсе һәркемнең үзенеке булсын.

Рәфидә Вахитова, 2019 елдагы “Иделем акчарлагы” бәйгесе җиңүчесе (өченче урын), конкурсның даими катнашучысы:
-    Тормышта һөнәрем әдәбияттан шактый ерак торганлыктан, “Иделем акчарлагы”на бару минем өчен ял сыман. Беренче тапкыр катнашканда, бәлки чынлап та үземне күрсәтү теләге белән барган булсам, аннан соңгыларында шул иҗат дөньясында кайнау үзенә тартып китерде. Бу бәйгедә әсәрләреңә бәя алудан битәр, яхшы әдәбиятны танырга өйрәтүләре ошый иде. Мондагы мохит, яшьтәшләрең белән аралашу (әле алар дөньяны синең кебек кабул итүче хыялый җаннар) ел буена сагындыра. Ел да катнашып үсүеңне сизәсеңме дисең. Юк дип әйтә алмыйм. Чөнки соңгы елларда (үзем көтмәсәм дә) нинди дә булса урын алу бәхете насыйп булды.

Айгөл Абдрахманова, “Иделем акчарлагы” конкурсының 2011 елгы Гран-при иясе:
-    Бәйгедә беренче тапкыр мәктәптә укыганда катнаштым. Физика дәресе, телефон шалтырый, моны сиздерергә ярамый... Шуңа укытучыдан рөхсәт сорап башта коридорга, аннан соң, гомумән, урамга ук чыгып сөйләштем. Бик зур бәхет иде ул минем өчен. Шул шалтыратудан соң “Иделем акчарлагы”на көннәр санап уздырдым. Беренче тапкыр шигырьләр юллаган идем, икенчесендә проза белән катнаштым. Бер елында да урынсыз калдырмадылар тагын, рәхмәт оештыручыларга, жюриларга. Гран-при бирелгән елда яхшы проза әсәре язам дигән ышану хисе юк иде әле күңелдә, начар язмаганлыгымны да чамалый идем. “Ялкын” журналыннан килгән Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар өч җөмлә белән хикәямне сүтеп җыйды. “Начар” дип тә, “яхшы” дип тә әйтмәделәр, ләкин киңәшләр яңгырады. Аңа хәтле катнашкан конкурсларымда гел мактый иделәр, монда мактаучы да булмады, шуңа күрә мин яхшы урынга өметләнмәдем. Бүләкләү вакытында башта үземә “Кызыксындыру бүләге” булмас микән дип көттем, номинация узды, мине чакырмадылар. Өченче урындыр дип көтә башладым, анда да кешеләрне бүләкләделәр, миңа юк. Икенче урын да булмады. “Быел, димәк, урын юк”, - дип уйладым. Һәм берзаман “Гран при – Айгөл”, - диләр. Мин шок кичергән идем. Ул вакытта Гран-при алуга лаек түгелмендер, дип тоела иде. Шул хис артыннан җаваплылык килде. Чөнки Гран-при ул бүләк түгел, ул – җаваплылык, мотивация, зур йөк. Аны еллар дәвамында җилкәдә йөртәсең, чөнки аны алгач, синең иҗаттан китәргә, начаррак язарга хакың юк. Язучылар сиңа ышанганнар икән, аны акларга кирәк, дигән уй, хис күңелдә яши. “Иделем акчарлагы” бәйгесе берсүзсез шәп бәйге, чөнки беренчедән, иҗатчыларга җыелыр урын кирәк, ярый әле без студент вакытта “Әллүки”дә, соңрак “Калеб”тә җыелабыз. Элек мәктәп балаларына җыелыр урыннар юк иде. Ә аңлашырга, күрешергә, олпат язучылардан, шагыйрьләрдән киңәшләр алу начармыни? Еш кына мәктәп балаларына укытучылар язып бирә. Я булмаса, язган әйберләрен төзәтеп, идеаль инша ясыйлар. Ә бала иҗат иткән язмадан берни дә калмый, ул иншага әйләнә. Укытучыларның идеальләштерергә тырышуыннан котылу өчен дә, иҗатчыларга фикер иреклеге булдырыр өчен дә мөһим ул. “Иделем акчарлагы” - минем өчен зур тормыш мәктәбе, чөнки ул берничә көн иҗатчылар белән яшәү, аралашу, аларның иҗаты белән танышу, тәнкыйтьне кабул итәргә өйрәнү булды. 

Миләүшә Гафурова, “Иделем акчарлагы” конкурсының 2018 елгы Гран-при иясе:
-    Мин “Иделем акчарлагы”н дус кызымнан ишетеп белдем, ул катнашырга өндәде, шулай эшләремне җибәрдем. Мин иҗади мохит өчен барган идем, чөнки мин берничә ел “Глаголица” конкурсында катнаштым һәм анда миңа нәкъ менә шул иҗади мохит ошаган иде. Анда русча һәм татарча иҗат итүчеләр бергә иде һәм мин бик гаҗәпләндем иҗат кешеләренең шундый яхшы күңелле, ачык булуларына. Гадәттә бит күп кеше битараф, ә иҗат кешеләре синең өчен кайгыра, синең өчен шатлана белә. Шуңа күрә “Иделем акчарлагы”на да мин шуны эзләп бардым. Аны мин ярыш итеп кабул итмәдем, аралашырга дип бардым һәм шул максатка ирештем дә. Бәйгедән соң иҗатым төрлеләнде кебек, хаталарымны күрә башладым. Андый бәйгеләр кирәк, әмма аның дәрәҗәсен сакларга иде. “Иделем акчарлагы” ул статуслы бәйге, ул әдәбиятка кереп китәр өчен сукмак. Ул сукмакка теләсә кемне җибәрмәс өчен тырышырга, ягъни моңа бик таләпчән карарга кирәк. Беренче тапкыр катнашуымнан Гран-при иясе булырмын дип мин бөтенләй уйламадым, бу зур җаваплылык өсти, зур баскыч булыр дип кабул иттем. Шуңа күрә җиңүдән соң миңа авыр булган иде. Минем белән кызыксына башладылар, шагыйрьләр белән таныштым һәм алар белән бергә иҗатыма да үзгәрешләр килде. Һәм бу җиңүдән соң барысы да тиз барды. Шулай ук бәйгедә җиңгәч, миңа карата журналлар, редакцияләр тарафыннан кызыксыну булды, шигырьләремне сорый башладылар. Шулай ук үземә ышаныч та артып куйды, мин үземне иҗатка багышларга кирәктер дип уйламый идем, иҗат итәмме, иҗат итәм. Ә анда җиңгәннән соң синең иҗатыңа шуның хәтле күп сүз әйтәләр: яхшысын да, яманын да, мактавын да, тәнкыйтен дә. Син язганнарыңның кирәклеген тоясың.

Алмаз Мансуров, “Иделем акчарлагы” конкурсының 2015 елгы Гран-при иясе:
-    Ел да катнашып, озак көттергән бүләк булды ул. Гран-при алган елны китабым чыккан иде инде. Язучылар берлегенә тәкъдим ителгән идем. Шуңа күрә бөтенләй дә зур яңалык кебек тоелмады. Гран-при аласымны белеп бардым, дигәндәй. Ләкин “Иделем акчарлагы”ның Гран-при бүләге һәрвакыт минем өчен максат булды. Ул язучы, шагыйрь булганны аңлата торган билге кебек. Зур мәктәп, якын дуслар, үзенә күрә бер мохит ул “Иделем акчарлагы”.

Илсөяр Иксанова, шагыйрә, «Иделем акчарлагы» бәйгесенең шигърият секциясе жюри әгъзасы:
- Бәйгенең башланган вакытында читтән килгән катнашучылар бар иде, Башкортстан, Марий Эль, башка төбәкләрдән килделәр. Соңгы елларда алар кимеде. Елдан-елга катнашучылар бик төрле. Гран-прины кемгә бирергә белмәгән вакытлар да булды, бәхәсләшәсең, берничә кеше арасыннан берсен сайлый алмыйсың. Кайсы бер елны Гран-при бирә алмыйбыз. Бу начар дигән сүз түгел, димәк быел шундый кешеләр килгән. Бер чорда патриотик шигырьләр бик күп килде: милләт, Татарстан турында. Анда да кемдер чын күңеленнән аңлап, эченә кереп, үзе аша үткәреп яза, кемдер яшьтәшләренә ияреп яза, шулай итеп ясалма шигырьләр җибәрүчеләр дә булды. Шуңа яшь иҗатчыларга һәрвакыт йөрәгегез кушканны язарга киңәш итәбез, чөнки без теманы түгел, ә шигырьне бәялибез. Кайвакыт яшьләргә «Алар мәхәббәт турында гына яза инде» дигән сүзләр ишетергә туры килә, ә мин әйтәм: «Язсыннар, аларның яшьләре шундый».

Әлфәт Закирҗанов, әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог, бәйгенең драматургия һәм проза секциясе жюри әгъзасы:
- «Иделем акчарлагы» конкурсы шактый еллар үткәрелеп килә, үзем дә жюри әгъзасы буларак бер ун ел тирәсе катнашам. Яңадан-яңа хикәя, парча, очерклар укырга туры килә. Мондый конкурслар күп булсын, чөнки һәрбер очрашу, аралашу, әдәбият, төрле язмышлар турында сөйләшү күңелендә иҗат уты булган кешене, яшь язучыны баета. Иң мөһиме тәҗрибә икәнлеген дә онытмаска кирәк. Әдәбиятта тормыш-көнкүреш чагыла, әлбәттә, ләкин иҗат күпкә байрак бит ул. Иҗат субъектив, ул кеше халәте, күңеле белән бәйле булганга, чикләнмәгән мөмкинлекләргә ия. Яшь язучыларыбыз да шуны онытмасыннар иде.


Быел җиңүчеләрне котлау Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында узды. «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Язучылар берлеге оештырган әлеге бәйгенең нәтиҗәләре белән танышыйк: 

«Драма» номинациясе:

3 урын – Зифа Ришат кызы Йөзмөхәммәтова
Кызыксындыру бүләге – Алинә Наил кызы Әхтәмҗанова

«Проза» номинациясе:
1 урын –Алинә Айдар кызы Хәбибуллина
2 урын –Салават Айрат улы Кадыйров
3 урын – Гөлнара Рамил кызы Фәррахова
Кызыксындыру бүләге –Алинә Наил кызы Әхтәмҗанова
Кызыксындыру бүләге – Язилә Марат кызы Габделхакова

«Балалар әдәбияты» номинациясе:
1 урын – Шәйхетдинов Солтан Илгиз улы 
2 урын – Хакимханова Алия Илнур кызы 
3 урын – Алинә Наил кызы Әхтәмҗанова
Кызыксындыру бүләге –Зәлинә Айрат кызы Локманова

«Шигърият» номинациясе:
1 урын – Энҗе Ирек кызы Хөсәенова
2 урын – Резеда Разил кызы Мөхәмәтҗанова
3 урын – Рәфидә Райнур кызы Вахитова
Кызыксындыру бүләге – Язилә Рамил кызы Мозаффарова
Кызыксындыру бүләге – Рузилә Рафаэль кызы Әхмәдиева

Алсу Сәлахова
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев