Логотип Идель
Яңалыклар

"Иделем акчарлагы" татар телендә иҗат итүче яшьләрне эзли

Татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз. Бу елны конкурс 22 тапкыр уздырыла.

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә эшләр кабул итү тәмамлануга ун көн вакыт калды. Татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз. Бу елны конкурс 22 тапкыр уздырыла.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйге өч этаптан тора:    
1 этап – бәйгегә әдәби әсәрләрне кабул итү; 
2 этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.
3 этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру.

Бәйгегә килгән эшләрне шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәяли. Жюри бәяләренә нигезләнеп, 3 нче этапка катнашучылар чакырыла. Монда катнашучылар өчен жюри тарафыннан мастер-класслар, алдагы елларда «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при алган яшьләр, каләм ияләре һәм татар телендә чыгучы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештырылачак. Әлеге турда катнашкан егетләр-кызларның әсәрләре «Иделем акчарлагы» дип исемләнгән ел саен чыгып килүче җыентыкка керәчәк. 

Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: 
-    поэзия;
-    проза;
-    драматургия;
-    балалар әдәбияты  (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинациядәге әсәрләр балалар аудиториясенә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2022 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев