Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    "ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ": ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР АРАСЫНДА ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛӘНДЕ

    18-20 ноябрь көннәрендә Казанда XXI «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең 3 нче туры булып узды.

    Чараның төп максаты: талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.

    Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

    Быел бәйгегә Татарстанның 22 районыннан һәм Башкортостан, Удмуртия республикалары, Киров һәм Ульян өлкәләре егет-кызларыннан эшләр килде.

    «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Язучылар берлеге бинасында узды. Әлеге чарада бәйгенең жюри әгъзаларыннан Марат Хәлил улы Закиров, Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов, Рифат Гали улы Сәлахов һәм Гөлүсә Рәүф кызы Закирова катнашты.

    Бәйгедә катнашучыларның эшләрен мәртәбәле жюри карады:

    Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов – әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог, филология фәннәре докторы, Җамал Вәлиди һәм Ш.Маннур исемендәге премияләр лауреаты.

    Ләбиб Лерон – язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр, М.Җәлил премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.

    Марат Закир – язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур ис. Премия лауреаты, Татарстан Республикасы язучылар берлегендә әдәби консультант.

    Ленар Шәех - шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, мөхәррир. Филология фәннәре кандидаты. ТР ның Муса Җәлил исемендәге Республика, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби, Евразия халыкара һ.б. премияләр лауреаты. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Хәзерге көндә Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире.

    Рифат Сәлах – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемаль исемендәге премиясе, ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы иясе. Татнефть АҖнең С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Хәзерге вакытта Казанда Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир булып эшли.

    Гөлүсә Рәүф кызы Закирова— «Идел» журналының баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

     

    Жюри куйган баллар нигезендә җиңүчеләр билгеләнде:

    «Поэзия» номинациясендә Гран-при – Хөсәенова Энҗе Ирек кызы

    (Әтнә районы)

    «Поэзия» номинациясе:

    Реклама

    I урын – Газизова Альбина Альмир кызы (Актаныш районы)

    II урын – Әхмәтҗанова Адилә Роберт кызы (Арча районы)

    III урын – Мөхәммәтҗанова Резеда Разил кызы (Актаныш районы)

    III урын – Миңнуллина Эльвина Марат кызы (Саба районы)

    Кызыксындыру бүләге – Билалова Айзилә Ренат кызы (Балык Бистәсе районы)

    «Проза» номинациясе:

    I урын – Галимҗанова Рәфидә Илшат кызы (Саба районы)

    II урын – Хуҗина Зәринә Рамил кызы (Әгерҗе районы)

    III урын – Миңнуллина Эльвина Марат кызы (Саба районы)

    III урын - Гаянова Айсылу Ибәтулла кызы (Ютазы районы)

    Кызыксындыру бүләге – Фархуллина Гөлинә Раиф кызы (Мамадыш районы)

    «Балалар әдәбияты» номинациясе:

    I урын - Хаҗиева Айлия Айдар кызы (Саба районы)

    II урын – Мозаффарова Язилә Рамил кызы (Казан шәһәре)

    III урын – Галимҗанова Рәфидә Илшат кызы (Саба районы)

    III урын – Хәмидуллина Айсылу Хасибулла кызы (Нурлат районы)

    «Драма» номинациясе:

    II урын – Бәширова Нурия Илдус кызы (Теләче районы)

    Чыганак: "Идел" яшьләр үзәге

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы