Логотип Идель
Яңалыклар

ИДЕЛЕМДӘ – ҖӘЙГЕ АККОРДЛАР

27 август көнне кичке җидедә Шәһәр һәм Республика көненә, ТАССР ның 100 еллыгына багышланган онлайн-концерт узачак.

27 август көнне кичке җидедә Шәһәр һәм Республика көненә, ТАССР ның 100 еллыгына багышланган онлайн-концерт узачак. 

Шагыйрь, композитор, җырчы, музыкантны нәрсә берләштерә? Әйе, уртак сәнгать әсәре. Ә без ул әсәрләрне сәхнәдән никадәр еш ишетәбез? Форматына һәм жанрына карап, билгеле. Башкаручыларына да... 


Кыскасы, киң сәхнәләрдә һәр көн яңгырамый торган композицияләрдән һәм шигырьләрдән торган онлайн-концерт тәкъдим итәбез сезгә. Җәйге өрфия җиңеллек тә, затлы җитдилек тә бар аларда. 
...һәм төрлелек тә. 
Онлайн карый һәм язмасын саклый аласыз. 

Концертта заманыбызның яшь композиторлары иҗат иткән әсәрләр яңгыраячак: Ильяс Камал, Миләүшә Хәйруллина, Эльмир Низамов, Гөлнара Тимербулатова, Алсу Сөнгатуллина, Ләйсән Абдуллина, Артур Исламов. 

Концертта катнашалар: Халыкара премияләр һәм Россиякүләм конкурслар лауреатлары: Эльза Исламова (сопрано), Сөмбел Кыямова (сопрано), Азат Нургаянов (скрипка), Ильяс Камалов (виолончель), Айгөл Зәйнуллина (фортепиано), Любовь Майкова (кларнет), Эдем Әмирханов (виолончель), Диана Нәҗметдинова (скрипка), Аделина Семенова (альт), Алсу Сөнгатуллина (фортепиано), Гөлнара Тимербулатова (фортепиано), Эльмир Низамов (фортепиано), Миләүшә Хәйруллина (фортепиано). 
Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина (сопрано).
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Евгения Королькова (гитара). 

Шагыйрьләр: Гөлүсә Батталова, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Миләүшә Гафурова
 

Сылтамасы: https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев