Логотип Идель
Яңалыклар

«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар!

Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.

Бүген ТР мөселманнары Диния Нәзарәте журналистлар өчен уздырган "Динем - Ислам, милләтем - татар" иҗади бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган. Шулар арасыннан "Идел"нең ике журналисты -  Мөршидә Кыямова һәм Рузия Сафиуллина "Басма матбугат чараларында иң яхшы мәкалә" номинациясендә икенче урынга лаек булдылар!

Сүз уңаеннан, конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев