-
ТУКАЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА ГАЛИМНӘР ФИКЕРЕ 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
-
Путин тагын акча бирә - 10ар мең сум! Бу ярдәм ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләр өчен булышачак
-
«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра «Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
Ифтарга нәрсә әзерләргә? (Тәмле ногыт ашы)

Ураза вакытында дөрес һәм тәмле туклану зарур. Ифтар шатлык китерсен өчен яңа төрле азык ашагыз. Шул ук вакытта Сәхәр дә Ифтар да артык майлы, тозлы, борычлы булмаса яхшы.
Кич авыз ачканда итле ризыклар, борыч, ярмалар һәм яшелчә ашау яхшы. Ифтарга иң яхшы рецептларның берсе ул ногыт борчагы ашы. Аны Төркиядә һәм гарәп илләрендә бик яратып ашыйлар. Һәм юкка түгел, ногыт борчагында тиз үзләштерелә торган аксым күп.
Рецепт өчен кирәк булачак:
1 стакан ногыт,
2 бәрәңге,
1 кишер,
1 суган,
1 тырнак сарымсак,
1 болгар борычы,
Ит яки фарш
2 аш кашыгы томат пастасы,
үсемлек мае, тоз, борыч
бизәргә яшеллек.
Нутны тозлы суда пешерәбез. Фарштан фрикаделькалар ясап, нут пешә торган суга салабыз. Суган белән кишерне вак итеп шакмаклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Шулар янына вак итеп туралган болгар борычы, вак угычтан уылган сарымсак һәм томат пастасы салабыз. Болгата-болгата, ун минут кыздырабыз. Соңыннан шулпага салабыз. Эре угычтан уылган яки вак кына туралган бәрәңге да кушып, тоз, борыч сибәбез.
Шулпа кайнап чыккач, сүрән утта 20 минут кайнатабыз. Ашар алдыннан вак итеп туралган яшеллекәр салырга була.
Фото: evrikak.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз