Логотип Идель
Яңалыклар

ИКЕ ҮЛЕМ ОЧРАГЫ...

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән.

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуларның берсе - 1945 елда туган ир-ат. Ул ике яклы пневмония белән республика клиник хастаханәсенә салына. Пациентның йөрәк-кан тамырлары системасының җитди хроник авырулары булган. Коронавирус булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

1959 елда туган Әлмәт кешесе дә Covid-19 нәтиҗәсендә барлыкка килгән ике яклы пневмония белән шәһәренең йогышлы авырулар бүлегенә хастаханәгә салына.

Авыруның хәле озакка сузылган йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында катлаулана. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев