Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Ихтыяҗ арту сәбәпле, вакцина бетәргә дә мөмкин

    Киләсе атнада кайбер прививка пунктларында вакцина бетәргә мөмкин. Бу коронавируска каршы вакцина кадатуга ихтыяҗ арту белән бәйле, дип белдерде матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.

    Аның сүзләренә караганда, прививка кадатучылар саны көн саен 15-20% ка арта. Узган тәүлектә беренче дозаны 14 234 татарстанлы кадаткан.

    Реклама

    "Киләсе атнада кайбер пунктларда вакцина бетәргә мөмкин. Кадатып калыгыз. Язылу өчен бернинди авырлык да юк. Ә менә вакцина бетү аркасында, кадата алмаганнарга чират көтәргә туры киләчәк", - дип сөйләде Абашев.

    Спикер вакцина кадатырга өлгермәгәннәрне ашыгырга чакырды, Татарстанда вакцинациянең 150 пункты эшли. Өстәвенә, беренчесен дә, икенче дозаны да бер үк урында кадатырга кирәк, дип билгеләде Абашев.

    Кайбер прививка пунктларында вакциналар җитмәүнең сәбәбе аларны кайтарту өчен вакыт таләп итү белән бәйле. Моның өчен билгеле бер тәртип кирәк, ул чылбырсыман процесс һәм аның һәрберсе тиешенчә үтәлергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы