Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2831
      0
      6

    ИЛҺАМ ШАКИРОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ МЕМОРИАЛ ТАКТА АЧЫЛА

    1 октябрь – Халыкара музыка көнендә –   татар халкының легендар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам  Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла. Мемориал такта  Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт  диварына куелган. Җырчы бу йортта 1975 –2005 елларда яшәде.

    Тантаналы чарада  рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.
    Тантаналы чара  1 октябрь көнне  10 сәгатьтә башлана.

    Шулай ук, бу көнне Татар филармониясе бакчасында истәлек агачы да утыртылачак.  Әлеге традицияне Татар филармониясе 2015 елда башлаган иде. Бүген бакчада күренекле ветеран җырчылар, музыкантлар үзләре утырткан һәм арабыздан киткән шәхесләр истәлегенә утыртылган 18 чыршы үсә. 

    1 октябрьдә 19нчы агачны данлыклы дирижер, Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе  Анатолий Иванович Шутиков утыртачак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр