ИЛҺАМ ШАКИРОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ - МЕМОРИАЛЬ ТАКТА
Мемориаль такта ачылышына килгән шәхесләр Илһам Шакировка истәлек тактасын куюны легендар җырчының исемен мәңгеләштерү буенча зур адымга санаганнарын белдерделәр.
Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә такта куелды.
Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт диварына куелган. Җырчы бу йортта 1975 –2005 елларда яшәгән. Аның авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин.
Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев Илһам Шакиров васыятен әйтте:
Аның васыяте — туган моңнарыбызны, телебезне халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау. Илһам ага янында мин бик еш була идем. 1968 елда нәкъ шушы фатирда аның белән бергәләп "Бер алманы бишкә бүләек" дигән җырны язган идек. Илһам абыйга кайчан гына барып керсәң дә, өстәл тулы китаплары булыр иде, — диде язучы.
Мемориаль такта ачылышына килгән шәхесләр Илһам Шакировка истәлек тактасын куюны легендар җырчының исемен мәңгеләштерү буенча зур адымга санаганнарын белдерделәр. Рухы шат булуын теләделәр.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев