-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Илһам Шакировка багышланган концертта талантлы җырчылар катнаша
15 февральдә 18:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган зур концерт оештырыла.
Программа легендар җырчының иҗат дәверендә узган юлларын, гастрольләрен, чыгыш ясаган илләре - төбәкләрен истә тотып төзелгән, - дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова.
Концертта Казахстаннан Алишер Кәримов, Үзбәкстаннан Мансур Ташматов, Кыргызстаннан Аксай Мөхәмбәт уулу, Кырымнан Сәрвәр Кадыйров һәм Мәвилә Мөхтәримова, Алтайдан Радик Тюлюш, Курганнан Ярамир Низаметдинов, Мари -Эльдан Станислав Шакиров, Башкортстаннан Сәгыйдулла Байегет, Татарстаннан Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Илдар Рәхимов, Алмаз Ахунов, Чулпан Йосыпова, «Казан егетләре» төркеме, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле катнаша.
Концертны Фәнис Җиһанша һәм Зөлфия Вәлиева алып бара.
Филармониянең матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренә караганда, Илһам Шакировның вафатыннан соң, Татар дәүләт филармониясенә җырчының рояле тапшырылды. Рояль филармониянең амфитеатры каршындагы фойеда урнаштырылган. 2020 елның 16 гыйнварыннан концертлар алдыннан рояльдә күренекле музыкантлар башкаруында Илһам Шакировның замандаш авторлары иҗат иткән әсәрләр, Илһам ага башкарган җырларның көйләре яңгырады. Әлеге музыкаль марафон «Илһам Шакиров рояле» дип аталды.
#ИлһамШакироврояле #музыкальмарафонын Татарстанның халык артисты, Татар филармониясе солисты Роман Чуйнов башлады, аннан эстафетаны Мария Аксенова, Айдар Вәлиев, Алсу Сөнгатуллина, Илдар Арсланов, Алсу Абдуллина, Айгөл Зәйнуллина, Татьяна Хафизова, Динә Хәкимова, Ильяс Камал, Чулпан Яркәева-Фәйзрахманова дәвам итте. 13 февральдә марафонга Сәйдәш Гарифуллин, 14 февральдә – Наил Таймасов һәм Динә Закирова кушылачак.
15 февральдә музыкаль марафон тәмамлана. Илһам Шакиров истәлегенә узучы концерт алдыннан рояльдә музыкантлар Миләүшә Хәйруллина, Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Роман Чуйнов, Мария Аксенова, Алсу Абдуллина, Ильяс Камал, Сәйдәш Гарифуллин, Илдар Арсланов һ.б. уйнаячак. Рояль янында тамашачыларны 17 сәгатьтә көтәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз