Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Илһам Шакировка һәйкәл куелырмы?

    Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка Казанда һәйкәл куелырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында сөйләде.

    Реклама

    Разил Вәлиев әйтүенчә, һәйкәлне Илһам Шакиров эшләгән урын янында – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасы территориясендә куярга тәкъдим иткәннәр. “Филармония янында кую дигән сүз – карар түгел, тәкъдим генә. Ул – филармониянең тәкъдиме”, - диде ул.

    “Ул, миңа калса, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында булырга тиеш. Бер якта – Салих Сәйдәшев, икенче якта – Габдулла Тукай бар. Илһам абыйга шул урында һәйкәл куелса, “өчпочмак” булыр иде. Ул бөекләр мәйданы торган мәйдан булыр иде”, - ди продюсер Рифат Фәттахов.
     

    tatar-inform

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы