Логотип Идель
Яңалыклар

Илһам Шакировның дәүләт бүләкләре Милли музейда сакланачак

Илһам Шакировның шәхси коллекциясе киң танылган һәм Татарстанның музыка мәдәниятенә, шулай ук күренекле татар артисты һәм җырчысының юбилей даталарына багышланган тематик күргәзмәләрдә берничә тапкыр экспонатияләнде

Күренекле татар җырчысы Илһам Шакировның «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланачак. Мондый ядкарьне тапшыру инициативасы белән легендар артистның туганнары чыкты, дип хәбәр итәләр музейның матбугат үзәгеннән.

Исегезгә төшереп узабыз, әлеге зур бүләкне Илһам Шакиров 2005 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кулыннан алган иде. 2004 елда гамәлгә куелган орденга иң беренче булып халык җырчысы лаек булган иде.

Орден белән бергә җырчының якыннары башка истәлекле ядкарьләрне дә музейга тапшырды. Алар барысыда И.Шакировның мемориаль коллекциясендә урын алачак. Коллекция җырчының үзе инициативасы белән Татарстан Республикасы Милли музеенда 1990 нчы елда төзелә.

Аның составында 300 дән артык саклау берәмлеге тәкъдим ителгән. Алар арасында – документлар һәм фотографияләр, шәхси әйберләр, чыгыш афишалары һәм программалары, кулъязмалар, җырчының язмалары теркәлгән китаплар, пластинкалар. Экспонатларның күбесе 1995-1997 елларда музейга, шулай ук «Җыен» фонды һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан тапшырылган.

Илһам Шакиров коллекциясе танылган татар композиторлары һәм музыкантлары – С. Сәйдәшев, А.Ключарев, М. Мозаффаров, Н. Җиһанов, Дж. Фәйзи, Ф. Яруллина, Ф. Туишева һ. б. фондлары белән бергә саклана.

“Илһам Шакировның шәхси коллекциясе киң танылган һәм Татарстанның музыка мәдәниятенә, шулай ук күренекле татар артисты һәм җырчысының юбилей даталарына багышланган тематик күргәзмәләрдә берничә тапкыр экспонатияләнде”, - ди музей хезмәткәрләре.

Мөршидә Кыямова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев