-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
ИЛДАР КЫЯМОВНЫҢ ШИГЫРЬЛӘР КИТАБЫ ЧЫКТЫ
Ниһаять, күптән көтелгән шигырь китабы дөнья күрде. Танылган журналист, Татарстан Яңа Гасыр каналының алыштыргысыз алып баручысы Илдар Кыямовның фәлсәфи, галәмәт матур шигырьләр язганын күпләр белми дә торгандыр.
“Җырларымда – җирсүем” китабы Татарстан китап нәшриятында әзерләнде. Илдар Кыямовның әлеге нәшриятны сайлавы очраклы түгел. Ул хезмәт юлын студент елларында ук нәкъ биредә башлаган иде... Яңа китапка Илдар Кыямовның төрле елларда язылган йөзгә якын шигыре кергән. “Туган авылым мәктәбендә укыган дәвердә үк мин язучы булырга карар кылган идем. Әмма искәрмәстән илебезне тетрәткән, безнең гомергә килгән үзгәрешләр, ислах заманы, язучы булудан бигрәк, көнлекчегә әверелдерде. Берәүгә дә сер түгел: хәзерге чынбарлык шартларында әдәби иҗат белән шөгыльләнү бик сирәк кешеләргә генә насыйптыр, безнең буын кешеләре исә башлыча тормышын кайгыртырга, шәһәрдә яшәсә, торак дип тырышырга, җыеп әйткәндә, якты кояш астында үз урынын хәстәрләргә мәҗбүр”.
Илдар шигырьләрне сабый чагыннан ук яза. Хәзер дә иҗаттан туктаганы юк. Тик менә артык тыйнаклыгы гына әлегә кадәр үз китабын укучыларына җиткерүдән тыеп килде. “Җырларымда – җирсүем” басмасы Илдар Кыямовның 50 яшьлеге уңаеннан, иганәчеләр ярдәме белән нәшир ителде. Китапның редакторы танылган шагыйрь Газинур Морат.
Минем юатуны телисеңдер –
Кул тыгалмыйм шул язмыш эшенә.
Илаһи эш килми кодрәтемнән,
Мин – бары тик гади кеше генә.
Автор үзе әйтмешли, бу шигырьләрнең кайберләре күз яшенә дә манып язылган.
Бик охшаган
Безнең дөнья
Кибеттәге
Манекенга.
Бертуктамый
Сата, сата.
Суыкларда
Ката-ката.
Манекенның
Бетми эше:
Кием ала
Һәммә кеше.
Гаҗәпләнәм,
Күп уйлагач:
Ул гел эшли...
Гел ялангач...
Шагыйрь журналист, гомумән киң кырлы шәхесне яңа китабы һәм якынлашып килүче юбилее белән котлыйбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз