-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.
-
Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Илфак Шиһаповның китабы чыкты
Илфак Шиһаповның язганнары тупланган “Кеше эзлим...” дип аталган китап дөнья күрде. Бүген бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр. Басмага аның 2004 елдан бирле язылган, дөньяга чыккан һәм чыкмаган әсәрләре тупланган. “Бу – минем өчен истәлекле, кадерле вакыйга. Без бу китапны мәхрүм Илфак Шиһаповның якты истәлегенә багышладык”, – диде китапны төзүче, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова. Аның сөйләвенчә, китап чыгару идеясе Илфак Шиһаповны җирләп кайтуга туган. Ләкин кайбер сәбәпләр аракасында, бу эшне кичектерергә туры килгән. Ниһаять, ул көн җитте.
“Кеше эзлим...” китабы Татарстан китап нәшриятында социаль әһәмияткә ия китаплар программасы нигезендә 2200 данә булып бастырылган. Күп өлеше район-авыл китапханәләренә җибәреләчәк. 500 данәсе Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатуга чыккан. Бәясе – 360 сум. Алучылар, сораучылар күп, китапны өстәмә тираж белән дә басарга туры килмәгәе әле. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, хәтта Австрия кебек илләрдән сораучылар бар.
Китапның исеме “Кеше эзлим...” дип атала. Китапның эчтәлеге дә фәлсәфәгә корылган кебек, атамасы да фәлсәфи мәгънәгә ия. “Илфакның төп фаҗигасе кеше эзләүдә иде. Үз кешесен Илфак түрәләр, җитәкчеләр арасында эзләмәде. Аның кешесе гади кеше булырга тиеш иде”, – дип сөйләде Гөлнара Сабирова да.
Очрашуга Илфак Шиһаповның кызы Зәринә, элеккеге хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова да килгән иде. Зәринә китап өчен Гөлнарга чиксез рәхмәтләрен җиткерсә, Илсөя Бәдретдинова моның күптән көтелгән вакыйга булуын ассызыклады. Басманы әзерләүдә үзенең өлеше булмавын да искәртеп узды. “Китапны әле кулыма алдым гына. Сорауларга җавап биргәнче укып, танышып чыгыйм”, – диде ул. Китапның төзүчесе әйтүенчә, анда Илфак белән Илсөянең бергә яшәгән, бәхетле еллары ачык чагыла. Хәер, укыгач, анысын һәркем үзе хәл итәр инде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз