Логотип Идель
Яңалыклар

Илгиз Зәйниев баш режиссер буларак билгеләнде

Илгиз Зәйниев хәзерге вакытта Камал театры һәм Казан яшь тамашачы театры режиссеры. Шушы көннәрдә Кариев театрында Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы буенча спектакль чыгара.

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнә. Бу хәбәрне Илгиз Зәйниев үзе раслады.

“Шундый тәкъдим булды. Мин кабул иттем. 6 июньнән эшли башлаячакмын. Бер ел буе төрле хәбәрләр йөрде бит инде, монда куялар икән, тегендә куялар икән дип берсе килеп әйтә, икенчесе килеп әйтә иде... Насыйбы шул булгандыр”, - диде Илгиз Зәйниев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Илгиз Зәйниев, баш режиссер буларак, беренче эше итеп “Әлфия” спектаклен чыгарачак. Бу спектакль сезон башында ук театр планына кергән иде, курчаклар буенча эш башланган. “Баш режиссер буларак, бәлки, мин башка спектакльдән башлаган булыр идем, ләкин шулай туры килә – яңа театр сезонында “Әлфия” чыгачак. Ул балалар спектакле түгел. Әлфия апа кемнәр өчен җырлаган – шулар өчен”, - ди режиссер.

Илгиз Зәйниев хәзерге вакытта Камал театры һәм Казан яшь тамашачы театры режиссеры. Шушы көннәрдә Кариев театрында Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы буенча спектакль чыгара. Чаллы дәүләт курчак театрында ике курчак спектакле куйды. Шуның берсе – “Сак-сок” - “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булды.

  • “Әкият” курчак театрын 1977 елдан бирле Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Илдус Зиннуров җитәкләде. Илдус Зиннуровка 72 яшь.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев