ТАССР 100 ел
Яңалык/Эксклюзив
-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
Видео
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Илгиз Зәйниев - "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе!
Татар дәүләт "Әкият" курчак театры җитәкчелеге үзгәрешләр кичерә, - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
22 гыйнварда Роза Яппарова театр директоры вазыйфасыннан китте. Ул театрда 27 ел хезмәт иткән иде. Хәзер сәнгать җитәкчесе киңәшчесе буларак эшлиячәк. Ә театр сәнгать җитәкчесе итеп Илгиз Зәйниев билгеләнде. Башкарма директор итеп, әлегә кадәр директор урынбасары булып хезмәт иткән Илфат Ганеев куелды.
Фоточыганак: Курчак театрының инстаграм бите
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз