Логотип Идель
Эксклюзив

Илгиз Зәйниев: «Спектакль бүген бар, иртәгә юк...»

3нче декабрь көнне «Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында Татар китабы йортында режиссёр Илгиз Зәйниев белән иҗади очрашу булды.

3 декабрь көнне «Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында Татар китабы йортында режиссёр Илгиз Зәйниев белән иҗади очрашу булды.

Очрашу барышында ул үзенең драматургиягә, яшь режиссёрларга карата булган фикерен белдерде. 

- Спектакль бүген бар, иртәгә юк, чөнки халык режиссёр тәкъдим иткән идеяны, тасвирлауны төрлечә кабул итә. Кайбер чакта ул халык күңеленә ята һәм алга таба да яши, ә кайчак киресенчә үлә, төшеп кала, ди Илгиз Зәйниев.

Моңа мисал итеп, ул шул ук «Галиябану» ның, «Зәңгәр шәл»нең төрле сезоннарына йөри торган берүк тамашачыларны китерә. Бер карасаң, алар бу пьесаны инде ничәнче тапкыр карыйлар, ләкин барыбер төрлечә кабул итәләр, чөнки режиссёр аны бөтенләй башка төрле итеп ачарга мөмкин.

Илгиз Зәйниев ассызыклап киткәнчә, драматургия халыкка якын булсын өчен ул урам теле белән язылырга тиеш. Әгәр язучы академик кебек яза башласа, бу ялган була,ә драматургия ялганны яратмый. Шунысын да онытмаска кирәк, халыкка якын булам дип, ике телне артык нык бутарга ярамый. Телне саклыйсыбыз килсә, урам телен рус сүзләреннән башка булдырырга кирәк.

Шулай ук яшь режиссёр кем ул дигәндә, Илгиз Зәйниев режиссёр һәрвакыт яшь булырга, заманны тоеп яшәргә тиеш, дип саный

Алинә Маликова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X