-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
-
Земфираның соңгы сигез елда беренче альбомы дөнья күрде Земфира 8 ел эчендә беренче альбомын тәкъдим итте.
Җиләк уңсын дисәң (5 гади киңәш)

Кайчакта туктаусыз карап, утап, мыекларын кисеп торган хужалар да җиләктән уңмый. Җиләк үстерү кебек авыр хезмәттә уңыш балчыкка һәм һава торышына бәйле. Шулай да, җиләк уңышлы булсын өчен киләсе киңәшләр ярдәм итми калмас:
1. Җиләкнең сортын дөрес сайларга кирәк
Тиз өлгерә торган, уңышны бер елдан бирә башлый торган, вак, эре, кызыл, ал... Җиләкләрнең сортлары биһисап. Бакчагызда төрлеләрен утыртып карагыз, сортын билгеләп куегыз. Кайсысы җиргә яхшырак яраклаша, киләсе елларга шунысын утыртыгыз. Ваграк җиләк сортлары баллырак, ислерәк була.
2. Булган җиләк сортын ничек үрчетергә?
Җиләк мыегын гадәттә кара төстәге пакетка җыеп салкынча җиргә куялар. Ул анда тамыр җибәрә. Яки мыекларны үз көенә җирдә үстереп, тамыр җибәргәнен көтәргә була. Яз көне җиләкне күчереп утырканда тамырларны аерып ике урынга утыртырга да була.
3. Җиләкне кайчан утыртырга?
Иң яхшы вакыт август ае. Безнең як климатында якынча 20 августлар җиләк утырту өчен иң шәп вакыт.
4. Кая утыртырга?
Җиләк сарымсакны ярата. Аларны бер түтәлгә яки былтыр сарымсак утырган түтәлгә утыртырга була. Шулай ук суган һәм кыяр урыны да җиләк өчен шәп. Ә менә бәрәңге һәм кабак янына утырмасагыз яхшырак.
5. Җиләкне ничек сакларга?
Үскән вакытында җиләкне корткычлардан, кырыгаяктан һәм лайлачтан сакларга кирәк. Кызара башлагач, җиләккә кошлар ияләшә. Корткычлардан саклар өчен җиләк түтәле утыртасына көл сибү җитә, ә кошлардан саклау өчен җиләкне каплап тотарга яки гади генә карачкы ясарга була. Җиләк түтәле янына бер таяк кадап, җепкә кирәкмәгән ялтыравык CD диск элеп куйсагыз, кошлар түтәлгә якын килмәячәк.
Фото: Пиксбей
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз