-
ТУКАЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА ГАЛИМНӘР ФИКЕРЕ 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
-
Путин тагын акча бирә - 10ар мең сум! Бу ярдәм ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләр өчен булышачак
-
«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра «Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
Илмир Төхвәтуллин дөнья чемпионатына бармый. Россия җыелмасы исемлеге

Илмир Төхвәтуллин авыр җәрәхәт алган. Шунлыктан көрәш буенча Миңгәрдә узачак дөнья чемпионатына тиз генә алмаш эзләргә туры килә.
Билгеле булганча, 23 июнь көнне Миңгәр Сабан туе кысаларында көрәш буенча дөнья беренчелеге һәм дөнья чемпионаты узачак. Дөрес, Татарстандагы иң масштаблы Сабан туенда ярышларның бары тик финалын гына күзәтеп булачак. Төп алышлар Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында үтәчәк, ә яшьләрне, гомумән, шунда ук көрәштереп тә бетерергә ниятлиләр.
Россия җыелмасы составында планетар масштабтагы көрәш бәйгесендә кемнәр яклаячак соң һәм көрәшчеләр инде әзерләнә башлаганмы? Әлеге сорау белән без Россия җыелма командасы баш тренеры Фәрит Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иттек.
- Көрәшчеләр әлегә махсус әзерләнмәде, чөнки Сабан туйлары чоры, атнасына берничә тапкыр көрәшәләр алар. Әзерлекләре әйбәттер дип уйлыйм. Шулай да иртәгә Казанга җыелып, инде максатчан әзерлек башлап җибәрәбез. Артык авырлыклардан котыласы бар, функциональ әзерлеккә китерү сорала. Яшьләр белән өлкән тренер Илһам Волков, олылар белән Вакыйф Дәүләтшин шөгыльләнәчәк.
Кызганыч, спорт булгач, төрле хәлләр була. Кичә футбол уйнаган вакытта төп йолдызларыбызның берсе - Илмир Төхвәтуллин аягын сындырган. Хастаханәдә ята, операциягә әзерләнә. Үкенечле югалту бу. Аны алмаштыру өчен башта Россия чемпионатында икенче урында калган Наил Мөхәммәтҗановка мөрәҗәгать иттек, әмма ул, чын спортчы буларак, үзенең бик үк яхшы хәзерлектә булмавын әйтте һәм Төмәннән Россиянең спорт остасы Максим Морозовны тәкъдим итте. Максим иртәгә Казанга килеп җитәргә тиеш.
Ә инде составка килгәндә, яшьләр арасында дөнья беренчелегенә түбәндәге көрәшчеләр әзерләнәчәк: Инсаф Габдрахманов (55 кг., Татарстан), Инсаф Хәкимов (60 кг., Чувашстан), Эмиль Мавлин (65 кг., Татарстан), Искәндәр Гарифҗанов (70кг., Татарстан), Артур Зарипов (75 кг., Башкортстан), Динар Әүхәдиев (80 кг., Татарстан), Эльвир Хисмәтуллин (85 кг., Башкортстан), Фарис Хуҗин (90 кг., Татарстан) һәм Альберт Сәхәбиев (110 кг., Татарстан)
Олылар арасында узачак дөнья чемпионатында Россия җыелмасын түбәндәге көрәшчеләр якларга әзерләнә: Фирзәр Гыйниятуллин (60 кг., Татарстан), Рушан Ильясов (65 кг., Башкортстан), Ислам Фәлахов (70 кг., Татарстан), Артур Зөлкәрнәев (75 кг., Башкортстан), Ренас Кәлимуллин (80 кг., Татарстан), Максим Морозов (85 кг., Төмән өлкәсе), Айгиз Зәйнетдинов (90 кг., ХМАО), Раил Нургалиев (100 кг., Татарстан), Сергей Павлик (авыр үлчәү, Ульян өлкәсе)
Күрәбез, узган ел дөнья чемпионнары булып танылган егетләрдән быел Ренас Кәлимуллин гына составка эләккән. Узган елгы чемпион Илмир Төхвәтуллинга исә терелүен, аякка басуын теләп калабыз.
Фото: 2018 елгы дөнья чемпионаты җиңүчеләре russiakoresh.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз