-
«Черек күл»дә «Мәдәни чәршәмбе»: акустик дуэт тыңларга һәм кофе ярдәмендә картина ясарга чакыралар Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Мәдәни чәршәмбе» проекты дәвам итә. Чираттагы чара бүген «Черек күл» паркында узачак.
-
"Зәкят" хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк.
-
Россиядә чүп-чарны сортларга аерып җыю мәҗбүри булачак Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта икенчел ресурслар белән эш итү турындагы закон кабул итте. Ул гражданнарны икенчел чималны аерым җыярга, ә компанияләрне мондый ресурсларны утильләштерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк.
-
Әнкарада Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт Чагатай искә алынды Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны “Гаяз-Таһир-Төркистан- Идел-Урал” вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Илнат Фархуллин "Казан егетләре" төркеменнән китә
"Казан егетләре" төркеме солисты Илнат Фархуллин әлеге төркемнән китәргә булган. Бу хакта ул үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
"Бу вакытны да сукты сәгать!.. “Казан егетләре” төркемендә җырлаган соңгы көннәрем. Әйе, бик тә дөрес аңлыйсыз - мин төркемнән китәм! Чуарлы сүзләр, егетләргә карата начар фикерләр көтәр кайберәүләр. Юк! Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккә төшмим. Беләм, күп сораулар туар. “Нәрсәгә? Нигә инде?” - диярсез. “Казан егетләре” төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек! Рәхмәтләрем чиксез үзләренә һәм продюсерга! Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде! Мин аларга нидер бирдем һәм тапшырып калдырдым, мин алардан өйрәндем. Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды. Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем уз фикерем булды һәм бар. Ялган йөз белән чыкмадым, һәр чыгышымда 100% бирелергә тырыштым. Үзебез һәм үзем иҗат иткән никадәрле җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек, яратып кабул иттегез генә димим, басып алкышлаган чакларыгыз күп булды! “Казан егетләре”нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим!.." - диеп, тамашачысы белән матур гына саубуллашса да, Илнат сәхнәдән китмәячәген дә ассызыклый:
"Ә мин бит әле, сезнең белән саубуллашмыйм! Иң күңелле яңалыгымны ирештерәм — иртәгәдән мин үз юлым белән атлый башлыйм! Бик күп җырлар иҗат иттем!" - ди ул.
Шулай итеп, Илнат иртәгәдән сәхнәдә автор-башкаручы буларак чыгыш ясаячак. Яңа җырлары, клиплары да әзер икән инде.
Фото һәм чыганак: Вконтакте, Инстаграм битләре
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз