Илназ Фазуллин: “Ялкын” тормышын журналистика белән бәйләргә теләгән балалар һәм яшүсмерләр өчен мәйданчык булдыра”
“Ялкын” журналының апрель саны презентациясе Милли китапханәдә һәм беренче тапкыр мәктәп укучылары катнашында узды.
“Ялкын” журналының апрель саны презентациясе Милли китапханәдә һәм беренче тапкыр мәктәп укучылары катнашында узды.
Чарада Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиясенең 8 сыйныф укучылары, укытучылар, Төркия егете Мөхәммәт Абайхан, “Ялкын”, “Идел” журналларының, “Шәһри Казан” газетасының редакция әгъзалары, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков катнашты. Чараның спикеры теле-радио алып баручы, “Тәртип” радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров иде. Җанлы очрашу сөйләм имиджын булдыру һәм аның әһәмиятенә багышланган остаханә форматында үтте.
“Сез хәтта публика каршына чыкмый торган һөнәр вәкиле булырга да мөмкинсез. Әмма һәр һөнәр дә иртәме-соңмы кем беләндер сөйләшүгә, үз-үзеңне презентацияләүгә - гомумән коммуникациягә әйләнеп кайта”, - дип башлады сүзен спикер.
Айваз Садыйров сөйләм осталыгының нигезен тәшкил иткән алты пунктка аерым тукталып узды:
ВИЗУАЛЬ КОНТАКТ. Сөйләм – колак белән генә кабул итә торган мәгълүмат түгел. Оратор, сөйләр алдыннан, тыңлаучыларны карашы белән барлап, алар белән белән визуаль контакт урнаштырырга тиеш. Күзләр күзләр белән очрашкан вакытта, ышаныч туа.
ЖЕСТИКУЛЯЦИЯ – аралашудагы төп коралларның берсе. Ул әйтәсе килгән сүзләрне җөпләп куярга һәм аерым сүзләргә басым ясарга ярдәм итә.
Дөрес ГӘҮДӘ ТОРЫШЫ дәрәҗәне билгеләүче бер күрсәткеч булып тора.
МИМИКА. Ул әйтергә теләгән сүзнең, фикернең эчтәлегенә туры килергә тиеш.
ДИКЦИЯ. Сүзләрне матур, төгәл, дөрес итеп әйткән ораторны тыңлыйсы килеп тора. Сөйләмдә булган дефектларга игътибар итеп, аларны төзәтү эшләре алып бару да мөһим.
ТАВЫШНЫҢ КӨЧЕ. Аның белән уйнарга мөмкин һәм кирәк тә. Вакытында игътибарны үзеңә юнәлтү өчен паузалар да бик мөһим.
“Презентацияне рәсми чара форматында түгел, ә яшьләр өчен кызыклы, алар килеп, күңел ачып, аралашып, үзләре өчен файдалы мәгълүмат ала торган форматта эшләргә теләдек. Укучылар янына [мәктәпкә] бару мөмкинлеген дә караган идек, ләкин укучылар мәктәптә, укытучылар каршында үзләрен бик кыю тота алмыйлар, оялалар. Шуңа мондый хәл булмасын һәм алар үзләрен кыюрак тота алсын өчен, шундый бәйсез пространство – Милли китапханәне сайларга уйладык”, - дип чараның үзенчәлекләре турында сөйләде “Ялкын” журналының SMM белгече Камилә Абдуллина.
Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Ялкын» журналы «Тукай вайбын тот!» исемле иҗади бәйге игълан иткән иде. Аның шартлары белән чара барышында “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин таныштырды:
“Без сезгә Тукайның берәр әсәрен сайлап, аны үзгәртеп, заманчалаштырып язу мөмкинлеген тәкъдим итәбез. Бәйгедә апрель ахырына кадәр дәвам итә, сезне лаеклы бүләкләр көтә”.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат “Ялкын” журналы сайты һәм социаль челтәрләрендә урнаштырылган.
“Ялкын” журналының 97 еллык тарихы бар. Күз алдыгызга китерегез: бу журналны әти-әниләребез генә түгел, әби-бабаларыбыз да укып үскән!.. Хәзер Tatmediajunior проекты кысаларында Инстаграм, TikTok социаль челтәрләрендә, “YouTube” та утызга якын проект эшләп килә. Алар белән дә танышыгыз, аларда да катнашыгыз”, - дип киңәш итте укучыларга Шамил Садыйков.
Остаханә барышында кунаклар сүз байлыгын арттыруга юнәлтелгән алымнарны барларга да (аның иң үтемлеләре – китап уку һәм билгеле бер сүзнең синонимнарын эзләү), алып баручы тәкъдим иткән җөмләне 20 (!) төрле эмоция аша уздырып әйтеп карарга да, “Ялкын” журналы редациясе әгъзалары белән якыннанрак танышырга да өлгерделәр.
Диләрә Сәлахиева, Айсылу Гайнанова, Алия Әхмәтшина, 8 сыйныф укучылары:
“Очрашу безгә бик ошады. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте. Айваз Садыйров белән танышуыбызга да шатбыз. Үзебез өчен күптөрле файдалы мәгълүмат алдык, башыбызга урнаштырып куйдык һәм киләчәктә аның киңәшләрен, әлбәттә, кулланачакбыз”.
Талипова Сәрия Әмир кызы, Ф. Аитова исемендәге 12нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
“Мин мондый форматтагы чарада беренче тапкыр, Милли китапханәне дә күптән килеп күрәсем килгән иде. Зур рәхмәт, очрашулар булып торсын!”
“Тел ул – көчле корал. Аның белән бик күп яхшылык та, бик күп яманлык та эшләргә була. Аның белән бөекләргә дә, кимсетергә дә мөмкин. Шуңа күрә, көчле корал икәнен истә тотып, телне бары тиешле, дөрес максатларда гына кулланырга язсын”, - дип йомгаклады чараны алып баручы.
Сәрбиназ Шәйхелова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев