Логотип Идель
Яңалыклар

Илназ Сафиуллин ник елый? Бәхетеннән! Җырчы сөенече белән уртаклаша (ФОТО)

Танылган автор-башкаручы Илназ Сафиуллин гаиләсендә шатлыклы вакыйга: 3 август көнне җырчы тәүге тапкыр "әти" булган. Сөйгәне Айгөл иренә кыз алып кайткан.

Танылган автор-башкаручы Илназ Сафиуллин гаиләсендә шатлыклы вакыйга: 3 август көнне җырчы тәүге тапкыр "әти" булган. Сөйгәне Айгөл иренә кыз алып кайткан.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, сабыйга Алилә дип бик матур исем кушмакчылар. Сабый 3636 кг авырлыкта, 52см буйлы. Нарасый да, әнисе дә үзләрен яхшы хис итәләр. Ә Илназ үзе хис-тойгыларын яшерә алмый: "Аллаһы Тәгаләм, рәхмәт синә! Айгөл, рәхмәт синә! Әти-әниләребез, рәхмәт сезгә! Ильмира Рәис кызы, Татьяна Павловна, РКХ - бик зур рәхмәт. Алиләбез, иманлы, сәламәт, бәхетле бул, кызыбыз! Бик нык миңа охшаган (бу урында ул сөенечле күз яшьләре сурәтләнгән смайлик куйган - ред.), әлегә башка сүзләр юк..." дип уртаклаша җырчы.  Исегезгә төшерәбез, Илназ белән Айгөл узган елның көзендә өйләнештеләр. Ул вакытта сайтыбызда туйдан эксклюзив фото һәм видео урнаштырган идек.

 

matbugat.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев