-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Илназ Сафиуллинга ничә яшь? (әңгәмә)
Бүген яшьләр арасында иң популяр җырчыларның берсе Илназ Сафиуллинның туган көне. Аңа быел 33 яшь тула! Яшь, талантлы, тырыш, креатив егетебез быел гаилә дә корды әле. Шуңа шатлыклары күп. Шатлыклары тапкырлансын дип телибез!
Элек журналның электрон битләрендә чыккан әңгәмәне тәкъдим итәбез
Әңгәмә җырчы Russian MusicBox телеканалы премиясенең финалисты исемен яулаганнан соң булды. Илназ Сафиуллин «Раскрутка года» номинациясендә җиңгән.
̶ Илназ, ни өчен Russian MusicBox премиясен дәгъваларга булдың?
̶ Мин үзем белмим, әмма күп кеше миңа җырларымның һәм клипларымның башкаларныкыннан аерылып торуын әйтә. «Рәхмәт» һәм «Бер үбәсем килә» җырларын язганда, башыма аларның рус вариантын да булдыру идеясе килде. Нәтиҗәдә, ул җырларны «Прости» һәм «Я повстречал тебя» исемнәре белән рус телендә дә яздырдык. Татарча вариантларына клип төшергәндә русчаларына да төшердек. Шулай итеп, клиплар да ике телдә килеп чыкты. Җыр һәм клипларымның рус телендәгеләрен күп телеканалларга җибәрдем. Russian MusicBox телеканалында минем җырларны ошатканнар. Премиягә менә шулай эләктем.
̶ Клипларың турында нәрсә диделәр?
̶ Клипларны күрсәтерлек дип бәяләделәр. Ул өлкәдә бик күп эшләргә кирәк әле. Тик мактанып әйтмим: әмма татар эстрадасында минеке кебек клипларны минем үземнең күргәнем юк. Минем клиплар сыйфат ягыннан күпмедер булса да рус эстрадасыныкына якын. Җырларның гадәти булмавы, клипларның сыйфаты менә шундый матур нәтиҗә күрсәтте дә инде.
̶ Премиянең финалисты буларак, сине кайда һәм кайчан күрә алачакбыз?
̶ Russian MusicBox телеканалы премиясенең финалистлары концертта катнашмый, аларга бүләк тә бирелми. Без бары тик номинант буларак финалга чыктык. 23 нче сентябрь көнне Мәскәүнең Crocus City Hall концертлар залында премиянең концерты булачак. Мине концерт алдыннан рус эстрадасы йолдызлары белән бергә кызыл келәмдә күрә аласыз. Шулай ук концерттан соң узачак ябык кичәдә дә катнашачакмын.
̶ Тамашачыларың тарафыннан хуплау тоясыңмы? Ни генә дисәң дә, бу бит рус премиясе…
̶ Әлбәттә, иҗатымны яратучыларның ярдәмен һәм яратуын тоям. Аларга минем татарча җырларым гына түгел, рус телендәгеләре дә ошый. Тамашачылар санының бик зур икәнен дә беләм. Әлеге премиядә финалга чыгуымда аларның өлеше бик зур. Мин үзем генә берни эшли алмас идем. Премиянең сәхнәсенә чыгып җырлап, бүләкне алырлык дәрәҗәгә җитмәсәк тә, бу — бик зур җиңү. Элек мондый уңышларга ирешүне мөмкин түгел дип уйлый идем. Ләкин хыяллар тормышка аша икән. Барысы да үз тәртибе буенча бара.
Чыганак: Интертат - идел архивлары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз