-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
-
Земфираның соңгы сигез елда беренче альбомы дөнья күрде Земфира 8 ел эчендә беренче альбомын тәкъдим итте.
Илшат Агиев вафат...
Әлмәт театры актеры - 28 яшьлек Илшат Агиев вафат... Илшат 26 март көнне авариягә эләккән.
Ул 1991 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туа.
Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый, Әлмәт татар дәүләт драма театрында 2011 елдан эшли.
Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты – 2016 ел.Уйнаган рольләре:
Камәретдин – “Назлы кияү “ (К.Тинчурин), Вафа – “Тормыш корабы”
(Ә.Еники), Морат – “Студентлар 3D” (Н.Гаетбай), Акбай – “Акбай һәм сарык малае” (Т.Миңнуллин), Ризван Арсланов – “Күк капусы ачылса”
(Х.Вахит), Степа абый – “Җенле юл билгеләре” (Г.Кәшипова), Исәнбай – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт), Бенволио – “Ромео һәм Джульетта” (У.Шекспир), Ридван – “Амазонка” (И.Зәйниев), Арслан – “Туган–тумача” (И.Зәйниев), Әмир – “Кызлар килде авылга” (Н.Гаетбай), Өченче Алла, Бонзо – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт), Качкинский – “Качаклар” (Н.Исәнбәт), Егет – “Шүрәле-шоу” (Э.Шахов), Вәзир – “Играем маленького Мука” (Э.Шахов), Гыйльметдин – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш), Сганарель – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер), Дэвид Тайсон – “Тыкрыкта булды бу хәл” (З.Хәким), Нәфкәт – “Хыял йорты” (И.Зәйниев), Хор – “Медея” (Г.Мюллер hәм Еврипид), һ.б.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз