-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне уңаеннан котлавы
8 февраль илебездә Россия фәне көнен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәм Россия Фәннәр академиясеә һәм Академия университетына (Санкт-Петербург дәүләт университеты) нигез салынган көнгә барып тоташа. Беренче тапкыр исә Россия фәне көнен 1999 елда бәйрәм итәләр.
Шул уңайдан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фән дөньясында кайнаучыларны Россия фәне көне белән котлады:
Сезне чын күңелдән Россия фәне көне белән котлыйм! Һәр көнне кешеләргә әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга ярдәм иткән һәм яңа белемнәргә юл ачкан һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә.
Һәр уйлап табуда, һәр яңа технологиядә конкрет кешенең фәнни кыюлыгы һәм тикшеренү азарты тора. Амбицияләр һәм интеллект! Фән – бәйсез иҗади кешеләр эше. Яраткан эшенә чиксез бирелгән кешеләр эше. Илебез һәм республикабызның үсеш һәм иминлек нигезен һәрвакыт дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр, бөек тикшеренүчеләр һәм новаторлар тәшкил итте. Россия галимнәренең хезмәтләре белән дәүләтнең байлыгы һәм куәте артты.
Бу бәйрәм даими интеллектуаль эзләнүгә, үз өстендә эшләүгә, белем даирәсен киңәйтүгә һәм багажны тулыландыруга йөз тоткан кешеләрне берләштерә. Фәнгә юл - ул кешенең тормышын, уй-фикерләрен, холкын, гадәтен һәм яраткан шөгыльләрен тулысынча үзгәртә торган озын дистанция.
Татарстан илнең фәнни-мәгариф комплексы лидерларының берсе, ә безнең республика башкаласында күп кенә танылган фәнни мәктәпләр башлангыч ала. Фән белән шөгыльләнү бүген тагын да абруйлы: лабораториядә үз тормышын тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән бәйләргә карар кылган яшьләр күбәя.
Ил һәм республика җитәкчелеге фән белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен бөтен көчләрен куя. Нәкъ менә шуңа күрә Фән һәм технологиянең унъеллыгы игълан ителде, аның кысаларында шактый күп проектлар эшләтеп җибәрелде.
Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтергә, яңа казанышлар, билгеләнгән планнарыгызда уңышлар теләргә рөхсәт итегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз