-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
-
13 яшьлек көрәшче малай бер ай комада ята... Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
Илсөя Бәдретдинова кечкенә чагында тыңлап үскән әкият белән уртаклашты
Илсөя инстаграмыннан тагын бер кызыклы пост. Ә сез бу әкиятнек беләсезме?
Язма үзгәртелмичә алынды:
"Бәләкәй чакта,әни миңа әкият сөйли иде. "Яшәгән ди,булган ди әби белән бабай. Сарайларының башы сумала белән япкан булган икән...Шунда саескан килеп кунган да...башын алса койрыгы ябыша икән,коерыгын алса башы ябыша икән...башын алса,койрыгы...койрыгын алса башы...башы...койрыгы...койрыгы...башыыы...Ааааааааа😫😫😫
"Әнииии,туйдым инде бу саесканнан "-, дип елый идем. Әни мәрхүмкәем үзе йоклый,үзе дәвамын сөйли...
"Тагын...тагын ул әби белән бабайның келәтләре булган. Келәтләре булган ди таштан. Сөйлимме яңа баштан? Келәтләре таштаааааан...сөйлимме баштан?"
Сөйлә дияргә курка идем. Чөнки тагын теге саесканны сөйли башлый"
Бу әкиятне җырчы мәҗлесләр алып баручы Фәннүр Фатыйхов белән төшкән фотосын урнаштырырга тырышканда исенә төшергән.
" @fannur_libra ның башын куйсам, аягы сыймый. Аягын тыксам, башы. Инстага сыймый торган озын җегет булды бу...әллә мин артык бәләкәй микән?" - дип шаярта җырчы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз