-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
-
Күргәзмәдә сүзлек запасларын баетырга мөмкин Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
-
Кемнедер ачуланырга теләк уянса... Йолдызнамәне укырга киңәш итәбез!
Илсөя Бәдретдинова Коръәнгә кертелгән үзгәрешләр турында
Илсөя Бәдретдинова инстаграмда күбрәк шаян, көлкеле постлар куя. Шаян булса да, уйландыра торган фикере күп була аның. Бу язмасында җырчы дин турында фикер йөртә. Корбан гаете узганнан соң, Илсөя абыстайда диннең кайбер кануннарына карата сораулар туган.
Текст үзгәртелмичә алынды: Минем бу постны "нәрсәгә кирәкмәгәнне кашый инде" дип кабул итмәгез. Чынлап та кайбер нәрсәләрне аңламаганга язам. Бик четерекле темага кагылам... алдан ук әйтәм, бер кемне үпкәләтергә теләмим!
Берничә җирдә корбан ашында булдым быел. Төрле җирдә төрле йола...
Бер ханым өстәлгә куелган кыяр белән помидорга бәйләнде. Имеш, ул закуска һәм ул дини бәйрәм өстәленә куелырга тиеш түгел. Икенчесе әйтә: мөселманнарга балык ашарга ярамый ди... чөнки ул чалынмаган. Өченчесе әйтә: өстәлдә бөтен нәрсә хәләл кибеттән алынган булырга тиеш ди. Гомумән аңлатыгыз әле мин җүләргә, хәләл кибеттән алган күкәй белән, базардан алган күкәй арасында нинди аерма бар? Менә уйлап утырам... безнең тавыклар хәләл күкәй саламы икән ул? Чөнки әтәчне керәшен Гена бабайдан сатып алдык.
Ә нинди була ул хәләл туңдырма?
Аннан аңламыйм... хәзер хәләл каш ясау модага керде. Җонны йолку ярамый... Бу тәндәге бөтен җонга да кагыламы?
Тырнакны буярга ярамый... ә битне ярый... Анламыйм бит(((
Биттәге җыерчыкларны укол ярдәмендә тигезләргә ярамый, чөнки бу "Аллаһының биргәненә каршы килү" дип санала икән. Миңа шулай аңлаттылар. Ә нигә тешне яматырга ярый? Чересен шунда...
Хәтта эт күтәреп фотога төшкән өчен дә эләкте үземә...(((
Без бәләкәй чакта корбан итнең сөякләрен җиргә күмәргә кирәк, этләргә бирергә ярамый, диләр иде. Соңрак бәйдәге эткә бирергә ярый башлады. Ә хәзер...?
Шәһәр җирендә йөзләгән сарык бер көндә чалына һәм эшкәртелә. Сөякләрен, эч-башларын, тиресен кая куялар икән?
Безгә әбиләребез, Ходай бар ул, дип өйрәтте. (Хәтта Ходай бабай дип.) Ә хәзер Ходай дияргә ярамый. Нигә шулай өйрәттеләр микән безне?
Дин инстаграмга ничек карый икән? Мин юри генә миңа килде-китте ямьсез сүзләр язып ятучыларның битләренә кереп чыктым бер көн... күрүемчә, алар да изге юлда... фотоларында шулай күренә.
"Син корбан гаете көнне булса да фото куймыйча тор инде", - дип язалар миңа. Мин монда яхшы, монда начар була белмим... Мин стабильно начар... Мин чын күңелемнән Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанам! Кулымнан килгәнчә белгәнемне укыйм... Ышанган,чынлап та акыллы диндәге кешеләрне бик нык хөрмәт итәм.
Ләкин соңгы вакытта Коръәнгә обновлениеләр киләме соң... аңламыйм...
Аңлатыгыз әле...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз