-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Илсөя Бәдретдинова: "Мин үзем хөкүмәткә акча түлим"
Илсөя Бәдретдинованың 1 апрельдә Кайбычта узасы концерты булмады. Бу турыда акыллыбашлар төрле фикер дә белдерде. Ә Матбугат.ру хәбәрчесе Эльза Газизова Илсөянең үзе белән элемтәгә чыгып, бу эшкә аңлатма бирә алган.
«1 апрельдә буласы концерт булмый. Бу шаяру түгел», дигән иде ул.
- Илсөя, "1 апрельдә Кайбычта буласы концерт булмый! Сәбәбе - яратмыйлар!" - дигән белдерү элеп куйган идең. Бер уйлап карасаң, бу сүзләрдә бик күп мәгънә ята.
- Бөтен артистларда да була ул. Тышка гына чыгармыйлар. Минеке турырак бит инде. Бер уйлап та йөрмим кебек. Үзеннән-үзе килеп чыга. Монда "по факту" карарга кирәк. Билетлар сатылмаган. Бик аз сатылган. "30 билет сатылды", - дигән хәбәр килде Кайбычтан. Ә төркемем 10 кешедән тора. Ут һәм тавыш аппаратурасы артында утыручы егетләрем. Без бит Казан концерты белән йөрибез. Ягъни тулы бер төркем белән килеп концерт куеп китәбез. Аның чыгымнары бик зур! Шуңа "Әз кешегә килә алмыйбыз", - дип сөйләште концерт директорым Кайбыч мәдәният бүлеге мөдире белән.
Минем төчеләнеп, кемнәрдер кебек "чирләдем бит әле, форс-мажор булды, гаиләмдә катлаулы хәл килеп чыкты" дип утырасым килми. Ничек бар, шулай яздым. Бөтен артистларның да башыннан узган әйбер ул. Кайбер районнарда кемнедер яраталар, ә кайберләрендә юк. Мондый резонанс китәр дип бер дә көтмәгән идем. Яратмыйлар дип язганмын икән, халык начар дигән сүз түгел әле ул!
Тагын кабатланам. "По факту" барысы да. Билет алмаганнар, димәк, яратмыйлар. Моның бернәрсәсе дә юк. Бернинди үпкә дә булырга мөмкин түгел. Төнге сәгать бергә кадәр район мәдәният бүлеге мөдире белән сөйләштек. Ул да борчылып бетте. "Аның ярата торганнары бар, Илсөя. Килегез", - диде. Аны да аңлыйм. Андый аз сатылган урынга бара алмыйм. Мин гафу үтендем. Кирәк булса яңадан гафу үтенәм.
Кайбер районнарда 4-5 әр көн рәттән концерт куябыз. Шул ук районнарга башка артистлар үтмәскә мөмкин. Монда сайлаудан тора. Аллага шөкер, бүгенге көндә халыкның сайлау мөмкинлеге зур. Җырчылар бик күп. Төчеләнеп, матур итеп сөйләп утырасым килми. Мине бөтенесе яратырга тиеш тә түгел. Мин болай да "специфический" җырчы. Шулай икәнен адекват аңлыйм. Бары тик шул гына. Беркемгә дә үпкә юк. Ачу да юк. Абсолютно бернәрсә дә юк! Әгәр бу белдерүне куймаган булсам, 1 апрель көнне ерак авыллардан әбиләр алданып килергә дә мөмкин иде.
- Яратмагач, Кайбычка янә килү теләге калдымы соң?
- Кайбыч мәдәният бүлеге мөдире Рәмилә ханым белән "Концертны май аена күчереп карыйбызмы соң?" - дип сөйләшеп алдык. Минем 10 майга кадәр бер генә дә буш көнем юк. Майдан соң халык концертларга йөрми башлый. Шуның белән быел Кайбычта узасы концерт булмады инде. Кем белгән, икенче елларга тагын кереп карарбыз. Концертны кичектерү - бик начар әйбер. Андый нәрсәгә бик каршы кеше мин. "Көнендә киләләр безгә, килегез" дисәләр, безгә шул да җитә. Кемгәдер уңайсызлыклар тудырганмын икән, чын күңелемнән гафу үтенәм. Бу була торган әйбер.
- Белдерү астында бик күп фикерләр калдырганнар. Араларында: "Элекке артистлар 3-5 кешегә дә концерт куеп киткәннәр", дип язганнар. Моңа карашың?
- Монда дөрес аңларга кирәк. Элеккеге артистлар заманында 3-5 кешегә дә концерт куеп киткәннәр. Аларның эш планнары булган. Хөкүмәт аларга әзме-күпме акча түләгән. Ә монда мин үзем хөкүмәткә акча түлим. Концерт эшчәнлеге - бик күп акчалар таләп итә торган әйбер. Кайбер вакытта кергән керемнән 10 % кына калырга мөмкин. Ул вакытта мин бөтенләй минуска китәм. Андый очраклар да булды. Чөнки рекламалар кыйбат. Аренда, кассир һәм башкасы. Халык аны үзенчә кабул итә. 500 урынлы залны 400 сумнан тутырып куйды да, 200 меңне кесәсенә тыгып куйды дип уйлый безнең халык. Ах шулай булса иде ул! Халык күпме чыгымнар чыгасын белми. Хәер, тураган кеше генә белә. Бу очракта артистлар мине бик яхшы аңлый.
Тулысынча биредә укырга мөмкин: Матбугат.ру
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз