-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
-
Бу хәлдән соң чәчәк кибетендә эшләргә дә куркыныч.... Әмма күп тә үтми, кулындагы шешәсе белән аңа һөҗүм итә. Пыяла шешәсе ватылганчы кызны кыйный, туктамый.
Илсөя Бәдретдинова ничек итеп дәвалана?
Илсөя Бәдретдинова эштә боегып утыручыларны авыр суларга мәҗбүр итә бит әле, җәмәгать. Җырчы хәзерге вакытта Төркиядә ял итеп йөри. Үз инстаграмында фотолар белән уртаклаша.
Фотоларга караганда Илсөя апагыз бик матур урыннарда булган. Менә мәсәлән, түбәндәге фотода Төркиянең Анталия тирәсендәге Памуккале дигән тыюлык. Ул дөньяның иң матур һәм гаҗәп урыннары исемлегенә кертелгән (памук - мамык, кале - кирмән). Тау башыннан гейзерлар белән известь өскә чыккан да, бик матур ап-ак карга охшаган бассейннар ясаган. Мондагы су бик файдалы да әле.
Җир җимереп эшләгәч ял итәргә дә була шул! Шөкер җырчыбыз ял итеп кенә калмый, гейзер суы белән дә, диңгез балчыгы белән дә дәвалана. Димәк кайткач, безнең өчен тагын да шәп программалар әзерлиячәк.
Илсөя Бәдрединовага шәп яллар телибез! Безнең өчен дә ял итеп кайт инде дип әйтәсе килә үзенә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз