Логотип Идель
Яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова әнисеннән нәрсә өчен гафу сорый?

Инстаграм» челтәрендәге сәхифәсендә өр-яңа клибының трегы барлыкка килде. «Гафу ит, әнкәй» җырына төшерелгән бу клип бер-ике көннән барлык татарча каналларда да дөнья күрергә тиеш

Инстаграм» челтәрендәге сәхифәсендә өр-яңа клибының трегы барлыкка килде. «Гафу ит, әнкәй» җырына төшерелгән бу клип бер-ике көннән барлык татарча каналларда да дөнья күрергә тиеш. Җырның сүзләрен Ренат Галиәскаров, көен Риваль Хисмәтуллин язган. Илсөянең үзенә шалтыратып, аз гына клип турында сөйләвен үтендек. Ни өчен әнисеннән гафу үтенә җырчы – иң элек шушы сорауга җавап кызыксындырды. Елый-елый гафу сорарлык итеп әнисен рәнҗеткәне булмагандыр бит? «Клипның ниндидер аерым бер тарихы юк, – диде җырчы Илсөя Бәдретдинова. – Әйе, мин фәрештә түгел, җиргә басып йөри торган кеше. Ниндидер гөнаһларым, әнигә ошап бетмәгән эшләрем дә булгандыр анысы. Ләкин өзелеп гафу сорарлык… Аллага шөкер, әнине алай рәнҗеткәнем булмады. Клип төшерү идеясе ничек тудымы? Беркөнне улым Нариманга ничектер акыл өйрәтеп ташладым. Билгеле, ошамады бу аңа. «Әни, үзем беләм, миң акыл сатма!» – дигән сүзе бөтен дөньямны кубарды. Ул аны каты итеп тә әйтмәде үзе. Әнинең күңелен кыру өчен кечкенә генә бер сүз дә җитә шул. Клипта 5 кыз бала катнаша. Аларны кастинг уздырып, 100 бала арасыннан үзем сайлап алдым. Кызларның иң кечкенәсе – бишек баласы, иң олысына 16 яшь. Ике көн төшердек без аны, ләкин әзерләнүен бик озак әзерләндем. Төшерергә керешкәнче, бөтен нәрсә дә әзер булырга тиеш: киемнәр, локация, макияж, интерьер – бар да уйланылган булсын. Клипны Теләче районында төшердек. «Туган авылым» комплексында гаҗәеп музей бар. Без үскән чорда өй эче ничек булган булса, монда да нәкъ шулай. Ә яңа туган сарык бәрәннәрен күрше-тирә авыллардан алып тордык. Без үскәндә өй тулы бәрәннәр, бозау була иде бит… Тамашачы игътибар итми калмас: клипта ике параллель линия бара. Әни кеше авырлы чакта (әни ролендә мин үзем) күрше апасы аңа бер тармак гөл бирә. Ул яшәргән, тамырланган мәлдә өйдә бәби туа. Кыз бала! Гөл дә, кыз да бергә үсәләр. Әнә балакай үсеп, чәчәккә бөреләнгән гөл кебек матурланып килә. Чүлмәктәге гөлнең дә бөреләре ачылыр-ачылмас. Әнә аңа 16 яшь – яшьлегенең иң күркәм, шау чәчәктә чаклары. Тәрәзә төбендәге гөл дә шау чәчәктә! Һәм… бер мизгел, барысы да чәлпәрәмә килә. Шау чәчәкле дөньясын кыз бала үз куллары белән җимереп ыргыта…» Әле клипның трегын гына күрсәләр дә, Илсөя Бәдретдиновага инде хәбәрләр ява башлаган. Күпләр рәхмәт әйтә, елаттың, әнине искә төшердең, диләр. Вакытында әниләреннән гафу сорый алмаган өчен үкенеп, каберләренә барып бәхиллек сораучылар да булган. Әйе, беркемне дә битараф калдырырлык булмаган шул ул. Иң ахырдан, инде олыгайган, акыл кергән 40 яшьлек хатынның – әле кайчан гына чүлмәктәге гөл белән ярыша-ярыша үскән кызчыкның коеп яуган яңгыр астында әнисеннән илереп гафу соравы җаннарны тетрәтә. Күз алдына әниле балачак, аны борчыган вакытлар килә дә… күңел йомшый. Клипның бу өлешен дә Теләче районында төшергәннәр. «Анда 20 йортлы ташландык бер авыл бар, – дип сөйли җырчы. – 20 йортның берсендә дә кеше яшәми. Капкалар ауган, нигезләр буш, боек. Квадрокоптер белән өстән төшергәндә авылның ятимлеге бигрәк ачык күренә. Соңгы өлешне яңгырлы көндә төшерәсебез килгән иде. Яңгыр яуганын көтеп ятып булмый, эшне төгәлләргә кирәк. Автоцистерналар белән чишмә суы алып кайтып, гидрантлар белән өстемә койдылар гына. Ул болай да бик салкын көн иде. Җитмәсә бер дубльдән генә төшереп өлгереп булмады. Минем ничек туңганымны белсәгез!» Сүз уңаеннан, клипны төшерүдә стилист-дизайнер Алина Бәдретдинова һәм визажист Вера Григорьеваларның да зур хезмәте кергән. Илсөя Бәдретдинова әйтүенчә, шушы ике кыз бу клипны төшергәндә генә түгел, гомумән, һәрвакыт аның имиджын кайгыртып торалар икән.

Чыганак: Сөембикә журналы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Илсөя Бәдретдинова шоу-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев