Логотип Идель
Яңалыклар

Илсөя Бәдретдинованы бизнесменнар ыштансыз калдыра язган

Концертлардан  буш чагында Илсөя Бәдретдинованың авылда ял итәргә яратканын беләсездер. Ләкин җырчы авылда да маҗараларсыз тора алмый икән.

Концертлардан  буш чагында Илсөя Бәдретдинованың авылда ял итәргә яратканын беләсездер. Ләкин җырчы авылда да маҗараларсыз тора алмый икән. Менә шундый кызык һәм гыйбрәтле хәл белән уртаклашкан ул үз инстаграмында:

"Бизнесменнар 10 сумсыз селкенми дә...Авылда...Уртанчы апайда кунакта...
Әтинең еллыгын уздырып җибәрдек.
Тормыш гөрли монда. Мал туар,бала чага...
Табын бер дә җыелып та, тынып та тормый. 
Балаларны җыйдым да,үземчә тәртип ясыйм имеш?. Мин әйтәм болай...хәзер эшләп ашыйбыз. Кем чүпне түгә шуңа 10 сум. Кем савытлар юа аңа да 10сум. 
Беренче көнне бик рәхәт үтте үзе...Чүп түгелгән...савытлар юылган... Менә икенче көннән бу бизнесменнар кызып китте бит. Бер кыяр әрчеп чүбен пакетка салалар да трактор арбасына чыгарып керәләр. Чүп тә калмады...пакет та калмады...бәрәләр генә ...10 сум да 10 сум?
Хәзер чәй эчәргә утырам да яныма тезелешеп килеп басалар. Минем чашкамны өстәлгә куйганны көтеп кенә торалар...Чәемне дә эчеп бетерә алмыйм. Юалар...10 тәңкә бит ул?
Ситуация контрольдән чыкты..."

Язма үзгәртелмичә алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев