Логотип Идель
Яңалыклар

Илсөя Бәдретдинованың дин турындагы соравына хәзрәт үзе җавап биргән

Күптән түгел генә Илсөя Бәдретдинованың инстаграм битендә куелган постын сайтыбызга алып кйган идек.

Күптән түгел генә Илсөя Бәдретдинованың инстаграм битендә куелган постын сайтыбызга алып куйган идек. Корбан гаете мәҗлесләрендә булып кайтканнан соң җырчының дингә, хәзерге йолаларга карата сораулары туган. Алар безгә дә кызык тоелды. Сорауларга Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап биргән. Җавап "Безнең гәҗит"тә  интервью формасында басылган.

- Рөстәм хәзрәт, чынлап та, дини мәҗлесләрдә өстәлгә кыяр белән помидор кую закуска кую белән бер буламы? Мөселманнарга балык ашау тыеламы? Алай булгач, дини бәйрәмнәрдә өстәлләребездә нинди ризыклар булырга тиеш, ә нинди ризыклар хәрәм санала?  

– Дин ул бер, ләкин төрле авылларда төрле гадәт һәм тәртип булырга мөмкин. Кемдер хәер тарата, кемдер таратмый. Кемдер ризыгы шундый булырга тиеш, дип, бәрәңге белән ит әзерли, кемдер әзерләми. Без аларга гаҗәпләнгән күзләр белән карамыйк. Бөтен йолалар тигез, күп йолалар дингә каршы килми, шуңа күрә кайсы авылга нинди йола туры килә, шуны үтәсәгез, гөнаһы юк һәм без мәсәлән чит авыл кешесенең мәҗлесенә эләктек һәм нәрсәнедер ошатмадык икән, тавышланмыйк, борынны күтәрмик, шулай-болай дип өйрәтмик, чөнки аларны үз муллалары, үз әти-әниләре, әби-бабайлары шулай өйрәткән һәм ул да дөрес була. Тозлаган кәбестәгә дә бәйләнүче булырга мөмкин, урыс ризыгы, дип. Гөмбәләргә дә бәйләнүчеләр бар. Әгәр дә без хәләл һәм хәрам күзлегеннән карасак, тозланган кыяр, помидор, кәбестә, гөмбәләр барысы да хәләл, әгәр дә алар эченә хәрәм ризык куелмаса. Беләбез, кемдер кыяр тәмлерәк булсын дип, аны тозлаганда хәмер дә өстәргә мөмкин, башка тыелган әйберләр дә. Менә ул вакытта бу тыелган ризык санала. Ләкин әгәр хәләл юл белән тозладык икән, ул рөхсәт ителә. Кыяр-помидорны тозламаган килеш кисеп куйсаң да, ул да хәләл ризык, ул да, әлбәттә, рөхсәт ителә. Балык мәсьәләсендә рәсүлебез г.в.с. катгый рәвештә әйткән һәм безнең мәсхәбебездә суда булган бөтен әйберләр ул – хәләл. Әгәр ул судан чыгып йөрсә, мәсәлән, креветкалар, краблар шикелле, ул вакытта ул безгә макруһ, тыелган. Балыкларның исә бөтенесе рөхсәт ителгән, хәләл дип саналган, шикләнмәгез. Кемнәрдер өстәлгә тавык итеннән ризыклар пешереп куя: «Мин тавык ите сатып алдым, тавык ите хәләл була», – ди. Ләкин әгәр дә ул «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, Аллаһу әкбәр!» – дип чалынмый икән, тавыкмы, сыермы, үрдәкме, ул хәләл була алмый һәм безгә аны ашарга ярамый.  

– Хәзер кибеттә хәләл йомырка, хәләл ипи, туңдырма һәм башкалар бар. Мөселман кибеттән бары тик шул хәләл дип тамга салынган ризыкларны гына алып ашарга тиеш буламы? Җырчы әйткәнчә, әтәчен керәшеннән сатып алган булса, ул әтәч ярдәме белән салынган йомырка хәрам буламы?  

– Аллаһның рәхмәте белән, Диния нәзарәте каршында шушы хәләл комитеты эшли. Сатуга чыгарылган әйберләрнең хәләл булу-булмавын дикъкать белән тикшерә. Әлбәттә, Русиядә хәләл комитетлар бик күп таралган, ләкин безнеке иң ышанычлысы, чөнки ул чынлап та яхшылап тикшерә. Күкәй турында минем дә күп уйланганым булды. Ничек ул хәләл була ала яки була алмый икән, дип. Зур фермаларда тавыкларны кайчак берничә көн эчендә үстерәләр, көненә берничә йомырка салсын дип, аңа нәрсә генә ашатмыйлар. Хәтерләсәгез, безнең әби-бабаларыбыз тарафыннан килгән бер гореф-гадәт бар. Берәр малны чалыр өчен сатып алсак, аны берничә көн үзебездә тотып, әгәр пычрак ризык ашаган булса, алар чыгып бетсен дип, аны яхшылап ашатып, соңыннан гына чала идек. Тавыкка да хәзер кайбер фермаларда ни генә ашатмыйлар, йомыркага аның нинди генә элементлары кермәс! Хәләл комитеты мәсәлән, тавыкларга нәрсәләр ашатуларын, аларны ничек үстерүләрен тикшереп тора. Әлбәттә, йомырканың кайсын ашасаң да ярый, ләкин аның хәләл тамгасы сугылганы, хәзерге бик модада булган сүз белән әйтсәк, экологик яктан чиста була.   Керәшеннән алган әтәч мәсьәләсенә килгәндә… «Чаллы-бройлер» йомыркасымы, башкасымы, аның хуҗасы урысмы, чуашмы икәнен тикшермибез бит без җәмәгать. Шуңа күрә тавыкны яки әтәчне кем үстерсә дә, аны ашау, йомыркасын ашауның гөнаһы юк. Мәсәлән, шундый кызыклы хәл булган иде минем белән. Интернетта корбанга чалу өчен сарык таптым. Егетләр алып килде, татарча рәхәтләнеп сөйләшәләр. «Үзегез дә корбан чаласызмы?» – дип сорыйм. Болар әлеге сораудан уңайсызланып китте: «Хәзрәт, без керәшеннәр бит», – диләр. Керәшеннән алсак та, кемнән алсак та, гөнаһы юк, ләкин үзебезнең җирлектә булган ризыкларны ашасак, күпкә хәерлерәк.

– Рөстәм хәзрәт, дин буенча кашларны йолку ярыймы? Ярамаса, бу тәннең башка өлешендә булган йоннарга да кагыламы?  

– Гомумән, әгәр дә медицина күрсәтмәләре булмаса битебезне үзгәртү, битебезгә төрле пластик операцияләр ясату, кашларны йолку, дин ягыннан, тыелган дип санала. Әйтик кеше авариягә эләккән, бите ямьсезләнгән – андый вакытта операцияләр белән төзәтү ярый. Ә тәндәге башка йоннарга да шушы тыю кагыламы дигәндә, Аллаһның рәхмәте белән безнең динебез чисталык дине һәм башка йоннарга ул кагылмый, башка җирләрне чиста-пөхтә тотарга тиешбез. Гаурәт җирләре, култык аслары һәрвакыт чиста булырга тиеш. Хатын-кыз бу сорауны биргәч, бәлки аяклары турында уйлыйдыр, әлбәттә, аякларны карау гөнаһ дип саналмый.

  – Йөзне операцияләр белән үзгәртергә ярамый, дидегез. Ә менә биттәге җыерчыкларны уколлар ярдәмендә тигезләү тыелганмы? Әгәр тыелган икән, Илсөя Бәдретдинова әйтмешли, черегән тешне ямату да тыеламы?

  – Әгәр безнең битебез тиз картая, ә без яшь күренергә телибез һәм төрле уколлар ясатабыз икән, әйе, галимнәр тарафыннан уколлар, массаж белән төрле маскалар белән битләрне карау тыелмаган. Ләкин моны тешне каратмау белән чагыштырып булмый. Теш – ул беренче чиратта сәламәтлек. Тешне яматмасаң, ул сызлый, төнлә дә йоклый алмыйсың. Ә әгәр битләребезне карамасак, ул начар кыяфәттә генә күренәчәк, йокларга комачау итмәячәк. Әйе, битне маскалар белән карарга ярый, ләкин Коръән китабында шундый аять бар, Аллаһы Тәгалә анда: «Үз-үзеңә зыян китерү гөнаһ», – ди. Бу уколларга кешенең тәне ияләшә башлый, аның соңга таба бик ярдәме дә булмаска мөмкин. Шуңа күрә, бу әйбер белән хатын-кызларыбыз артык мавыкмаса, хәерлерәктер.

– Эт татар халкы өчен асрарга тыелган хайванмы? Аны тотып фотога төшәргә ярамыймыни?  

– Эт мәсьәләсендә рәсүлебез г.в.с. этләрне тоту ярый, ди. Ләкин бер максат белән: әйтик без шәхси өй белән яшибез һәм ихатаны саклау өчен кирәк булса. Ауга йөргәндә дә куллану ярый. Ләкин шушы этнең селәгәе киемгә эләгә икән, кием пычрак санала. Аның белән мәчеткә дә керергә, намаз укырга да ярамый. Бу киемне башта юарга тиешбез. Фатирларда кайбер хатын-кызлар, бала урынына кечкенә этләр асрый башлады. Кулларында йөртәләр. Дин ягыннан этнең калдыклары булган җиргә, этләр яши торган фатирга фәрештә керми. Шуңа күрә өйдә эт тоту ярамый. Гөнаһ дип санала. Песиләргә килгәндә исә, алай түгел, песиләр чиста хайван дип исәпләнә динебездә. Этне тотып фотога төшүнең гөнаһы юк, ләкин шул вакытта киемнәребезне, өйләребезне чиста-пөхтә тотыйк.  

 

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев