Логотип Идель
Яңалыклар

Илсөя Бәдретдинованың өендә кем төчкерә?

Җырчы кеше гастрольләрдә йөргәндә нинди генә маҗараларга эләкми. Шулай да үз өйеңдә йөреп тә үзенә күрә маҗарага юлыгучы бер генә җырчы бар, ул да булса Илсөя Бәдретдинова. Үз инстаграмында ул шундый хәл турында язган

Җырчы кеше гастрольләрдә йөргәндә нинди генә маҗараларга эләкми. Шулай да үз өйеңдә йөреп тә үзенә күрә маҗарага юлыгучы бер генә җырчы бар, ул да булса Илсөя Бәдретдинова. Үз инстаграмында ул шундый хәл турында язган. 

Ярты сәгатькә бер тапкыр үзе сиптереп тора торган "освежитель воздуха" алган идем. Алдым да коридорга куйдым. Бүген әкрен генә узып китеп барам...нәкъ кеше төчкергән тавыш чыгарып сиптерептереп җибәрде имансыз...башта куркуымнан телсез калдым,аннан тотындым көләргә...туктап кына булмый. Малайга сөйләгән идем...ул тотынды көләргә. "Кичә мин дә нәкъ синең хәлдә идем.Үз бүлмәмдә йөрим...өйдә мин үзем генә...Бер мәлне тотынды кемдер төчкерергә",-ди...

Исән генә булса күрсен инде ул төчкерүче освежитель!

Автор орфографиясе үзгәртелмәгән

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев