Илсөя Бәрдетдинованың улы нигә фотога төшәргә яратмый?
Күрәсең, шуларны белеп улының фотоларын инстаграмга куйгач, әнисе улыннан алдан ук гафу үтенергә булган. Нариман әнисенә бик озак ачуланмас дип өметләнәбез. Илсөя апаның шундый егет белән мактаначы килгәнен аңлап була ич!
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман фотога төшерергә яратса да, үзе фотога төшәргә бер дә яратмый. Социаль челтәрләргә дә үзе төшкән фотоларны куймаска тырыша. Нариманнан фотога нигә төшәргә яратмавын бервакыт сораган идек. Ул тыйнак кына: "Кем улы икәнемне белгәч, кешенең мөнәсәбәте үзгәрә, миннән әллә ниләр көтә башлыйлар. Шуңа "күләгәдә" буласым килә", – дип аңлаткан иде.
Күрәсең, шуларны белеп улының фотоларын инстаграмга куйгач, әнисе аннан алдан ук гафу үтенергә булган. Нариман әнисенә бик озак ачуланмас дип өметләнәбез. Илсөя апаның шундый егет белән мактанасы килгәнен аңлап була ич!
«Улым...Улымчугым, бу фотоларны монда куйган өчен миңа эләгәчәк бүген әйме? Ачуландыңмы? Ярар индееее... Кызмале син... Мин сиңа кызыл балык пешердем... һәм брокколи парда... Син сораганча яме. Әле тагын ни... Өйләрне җыйдым,ә синең бүлмәңне җыймадым... Тоже син теләгәнчә яме», – дип язган пост астына җырчы.
«Идел» журналы 16+
Теги: шоу-биз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев