Каурый болыт булып күккә аштым,
Тамчы булып тамдым гөлләргә, —
Йә, кемнәрнең җаны кипкән иде,
Җылы яңгыр кирәк кемнәргә?

Язгы үлән булып күтәрелдем,
Яфрак булып шыттым бөредән.
Йә, кемнәрнең ачылмаган язын
Ак кыраулар сугып өлгергән?

Ал таң булып офыкларга кундым
Һәм көн булып төштем өзелеп.
Шагыйрь, диеп сокландылар бар да —
Мин хатын-кыз идем иң элек!

* * *

Миңа шундый Сөю бирде Күкләр!
Сөю бирде,
Сине алды Күкләр.
Мине синсез иткән күкләремә
Зурдыр, дисәң, күңелемдә үпкәм,
Ялгышырсың.
Дөрес, әрнүем зур.
Тик юк йөрәгемдә рәнҗеш, үпкә.
Кемнәрнеңдер алмый сөйгәннәрен.
Һәм…
Сөю дә бирми,
Бирми Күкләр…

Фото: Альбина Сафина