Логотип Идель
Яңалыклар

ИНФЕКЦИОН ГОСПИТАЛЬ ЯБЫЛДЫ

Республика клиник хастаханәсе каршында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале дүрт ай эшләгәннән соң ябылды.

Республика клиник хастаханәсе каршында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале дүрт ай эшләгәннән соң ябылды.

Хастаханә акрынлап план нигезендәге эшчәнлегенә кире кайта. Госпиталь ябылганнан соң бер атна узгач, дезинфекция үткәрелгәч һәм яхшылап эшкәртелгәч, Республика клиник хастаханәсе тулы куәтенә эшли башлаячак.


Фото: Яндекс

Бер атнадан соң Республика клиник хастаханәсенең Травматология үзәге дә пациентлар өчен ачылыр дип көтелә.

Барлык пациентларны да (пандемия аркасында алар хастаханәгә мөрәҗәгать итә алмаган иде) кабул итү һәм дәвалау өчен табиблар өч сменада эшләячәк.

Операцияләрне иртән, көндез һәм төнлә ясаячаклар.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев