Логотип Идель
Яңалыклар

Интернетка куелган шәхси фотолар аша бозым ясап буламы?

Интернет заманында яшәү кызык һәм рәхәт, дибез. Өйдән чыкмыйча гына икенче илдәге мәгълүмат белән танышабыз, тәрәзәгә күз салмыйча гына урамдагы һава торышын беләбез…

Интернет заманында яшәү кызык һәм рәхәт, дибез. Өйдән чыкмыйча гына икенче илдәге мәгълүмат белән танышабыз, тәрәзәгә күз салмыйча гына урамдагы һава торышын беләбез… Бер минутка гына телефонын кулына алган кеше, биш сәгать узганын сизми дә кала. Һәр кешенең гадәти көнедер инде, чөнки яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәге абый-апалар да куллана социаль челтәрләрне. Ә буш вакытыбызны социаль челтәрләрдә үткәрү ислам дине буенча рөхсәт ителәме? Шәхси тормышыбызны дөньялыкка күрсәтергә ярыймы?

Шушы сорауларга җавап эзләп, «Әл-Мәрҗани Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов белән әңгәмә кордык.   – Ансар хәзрәт, яшерен түгел, хәзер күпләр социаль челтәрләрдә бөтен гомерен уздыра. Әйтик, кайберәүләр һәр көн саен шәхси фото һәм видеоязмаларын үзенең интернет битенә урнаштырып бара. Ә шәхси тормышны дөньялыкка ачып салу дөресме?  

– Шәригатебез, ислам дине үзеңнең шәхси тормышыңны башкаларга күрсәтүгә уңай карашта түгел. Көне буе интернет челтәрләрендә утыру кешенең гаиләсенә дә, аның яшәешенә дә дөрес тәэсир итми. Күпләр үзенең тормышын бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тырыша һәм куанычлы, шатлыклы вакыйгаларны социаль челтәрләргә урнаштыра. Ә аның мәгълүматларын карап баручылар, бу адәмнең тормышыннан көнләшә башлый. «Моның тормышы ничек яхшы икән» дип кара көнләшү белән караучылар саны күбәя. Шуңа күрә төрле бозымнар һәм начарлыклар да ясарга мөмкиннәр. Бүгенге көндә мондый бәндәләр җитәрлек. Яхшы тормышлы кешеләрнең интернетта урнаштырылган фото һәм видеоязмаларын башка чыганакларга урнаштырып, бүтән төрле максатларда кулланырга мөмкин. Шуның өчен үзебезнең гаиләбездә, тормышыбызда булган шатлыклы вакыйгаларны бары тик туганнар һәм якыннар арасында гына калдырырга кирәктер. Бөтен дөньяга күрсәтмәсәк хәерлерәк тә. Аннары, социаль челтәрләр кешенең күп вакытын ала. Ә кеше өчен иң кыйммәтле нәрсә – вакыт. Вакытны дөрес итеп бүлү кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дөньялыкта яшәгәндә һәр көнен өч тигез өлешкә бүлә торган булган. Аның бер өлеше гыйбадәт кылу өчен бүленсә, икенчесе – гаиләсе өчен, өченчесе – халык белән булу, аларга хезмәт кую өчен. Ә без болай бүләбезме соң? Әлбәттә, юк. Ә бит без – Пәйгамбәребез (с.г.в.) юлыннан баручылар. Аның гамәлләрен без дә кабатларга тиеш.  

– Социаль челтәрләрдәге фотоларга карап, кешегә күз тидерергә мөмкинме?

  – Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә без, бәндәләргә болай дигән: «Күз тию хайванны – казанга, адәмне – кабергә кертер». Күз тию хайванны да чирләтер, аны чалырга мәҗбүр итәр, адәмне дә үтерер. Кызганыч, дөньялыкта каты күзле бәндәләр күп һәм алардан сакланырга кирәк. Кешенең фотоларына карап, аңа күз тияргә мөмкин, чөнки адәм баласына кемдер сокланып, кемдер күпсенеп һәм начар ният белән көнләшеп карый. Шәхси тормышыбызны интернетка урнаштыру үзебезгә үк начар тәэсир итә. Күз тиюдән саклану өчен шәригать кануннары буенча яшәргә кирәк. Болар – тәһарәтле булу һәм «Фатиха», «Ихлас», «Фәләкъ» сүрәләрен һәм «Аятел-Көрси» аятен уку. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бу догаларны укып, кулына өреп, тәненә сыпыра торган булган. Шулай итеп ул үзен саклаган.

  – Интернеттагы фотолар аша бозым да ясап буламы?  

– Дөньялыкта бозым ясау белән шөгыльләнүчеләр бихисап. Фото аша да ясарга була. Дөресрәге, күп бозымнар фото аша ясала да инде, чөнки бозым ясаучылар кешенең күзенә карап, аның янында тиешле гамәлләрен башкара алмаслар иде. Кешегә начарлык ясау өчен аның фотосы, киеме яки чәче дә җитә. Пәйгамбәребезнең дә чәч бөртеген алып, бозым ясаучылар очраган. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә андый бәндәләрдән ерак кылса иде. Мондый кешеләр зур гөнаһ эшлиләр. Аллаһы Тәгалә андый бәндәләрне кичермәмен дигән, чөнки алар Аллаһыдан ерак булган кешеләр, зәхмәт ясаучылар, шайтан белән эшләүчеләр. Бозым ясаучылар – Аллаһы Тәгалә каршында иң гөнаһлы кешеләрдән санала. Борынгы заманнарда ук бозым ясаучыларның башларын чаба торган булганнар. Андыйларны авылда, халык янында яшәтмәгәннәр дә. Аларны куа торган булганнар. Күмгәндә дә аларга зиратта урын табылмаган, аларга җеназа да укымаганнар, чөнки алар шайтанга сатылган бәндәләр. Мондый кеше күңелләренә Аллаһы Тәгалә иман нуры салса иде. Алар исә, үз чиратларында, бу начар гамәлләре өчен тәүбә кылып сорасалар иде.   Аннары, дөньялыкта бозым һәм күрәзәчелеккә ышанучылар да күп. Пәйгамбәребез (с.г.в) «Кем дә кем күрәзәче янына барса (әйтеләчәк сүзләргә ышанмаса да), бу кешенең кырык көн намазы, гыйбадәте кабуллардан булмас. Әгәр кеше күрәзәченең әйткән сүзләренә ышанса, бу бәндә кяфер булыр» ди. Кяфер кеше, динсез дигәнне аңлата. Ул яңадан иман юлына басып, динне яңадан кабул иткән очракта гына мөселман булып саналачак. Шуңа күрә күрәзәче, бозым ясаучы кешеләр янына баручылар да үзләренә гөнаһ җыймасыннар иде.  

– Еш кына кешеләр кабер янында фотога төшә һәм аны социаль челтәрләргә урнаштыра…  

– Бу гамәлнең ике төрле ягы бар. Бер яктан караганда, бу вәгазь булып тора. Каберне фотога төшереп, социаль челтәрләргә элүчеләр бар, чөнки каберне күреп кеше үзенең тормышын башка якка үзгәртә башларга мөмкин. Әйтик, ул мин дә кайчан да булса шушы кабергә керәчәкмен бит, дип уйлана башлаячак. Туганнарыңның һәм якыннарыңның каберенә барып, дога кылып, шуны фотога төшереп интернетка урнаштырсаң, башкалар бу гамәлне күреп гыйбрәт алыр. «Минем дә мәрхүм-мәрхүмәләрем бар, нигә мин дә алар каберенә барып, дога кылмыйм соң?» дияр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә үлемне искә төшерегез, ул дөньялыктагы бөтен ләззәтләрне оныттыра дигән бит. Шундый фотоларга карап, кеше үзенең бу тормышка кунак кына булып килгәнлеген исенә төшерсен иде. Икенче яктан, мондый фотолар кую рөхсәт ителми, чөнки кайберәүләр мондый гамәлне үзенә дәрәҗә туплау максатыннан куллана. Нәрсәдер башкару алдыннан ниятне дөрес итеп билгеләргә кирәк. Әгәр дә син фото аркылы бүтәннәргә нидер аңлатырга телисең икән, яхшы гамәл кыласың.

  – Ә мәрхүмнәрне фотога төшерергә рөхсәт ителәме?

  – Шәригать буенча мәрхүмне фотога төшерү тыелган гамәл. Ләкин фотога төшерүчеләр бар. Без мәрхүмне исән, сәламәт вакытында ничек күргәнбез, шулай истә калдырырга тиешбез. Кеше рәсемен ясау, хайваннарны ясау да шәригать кануннары буенча рөхсәт ителми. Кыямәт көнендә андыйлар Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотар ди. Раббыбыз рәсем ясаучы бәндәләргә «Мин Адәм галәйһиссәламне яраттым, аңа җан бирдем, сез дә үз сурәтләрегезне тергезегез» дип мөрәҗәгать итәчәк.

– Социаль челтәрләргә берегеп яшәүчеләрне коткару мөмкинме?

  – Иң беренче чиратта, аларга аңлату кирәк. Яшәеш тормышыбызның вакытлы булуын аңына җиткерү кирәк. Санаулы вакытыбызны социаль челтәрләргә берегеп үткәрү тиешле гамәл түгел. Мондыйлар дин юлына бассыннар, ни өчен яратылганыбызны аңласыннар иде. – Ләкин социаль челтәрләрнең уңай ягы да бардыр?   – Әлбәттә. Минем социаль челтәрләрне аяк астына салып таптыйм дип сөйләвем түгел. Интернет яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә яңалыклар белән танышып бару өчен уңайлы чара, чөнки кеше мәгълүмат ала. Шуны да әйтергә кирәк: социаль челтәрләр аша күп кеше ислам диненә дә килә. Без, имамнар да интернет челтәрләргә күп кенә галимнәрнең әйткән сүзләрен, җөмләләрен урнаштырабыз, Коръән аятьләрен, хәдисләр куеп, дөньялыкка динне җиткерергә тырышабыз. Ялган, дөрес булмаган мәгълүматлар да күп, ләкин шәригать буенча расланган фотолар, җөмләләр белән генә уртаклашабыз. Кеше аларга карап белем ала. Социаль челтәрләр аркылы кеше дингә якыная, кешелеккә ярдәмгә килә. Әйтик, интернет аша без халык сорауларына җавап бирәбез, бәлагә тарыганнарга ярдәм кулын бергәләп сузабыз. Мәсәлән, берәр фаҗига турында мәгълүмат белән бүлешәбез, аны таратабыз. Кешегә дә ярдәм, үзебезгә дә савап.  

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев