Логотип Идель
Яңалыклар

Җир, торак, дәүләт теркәве турында сорауларга юристлар бушлай җавап бирә

16 октябрьдә Казанда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм ТР Кадастр палатасы юристлары гражданнарны бушлай кабул итәчәк.

16 октябрьдә Казанда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм ТР Кадастр палатасы юристлары гражданнарны бушлай кабул итәчәк. Алар халыкка торак мәсьәләләре – күчемсез милеккә хокук рәсмиләштерү, сату-алу килешүләре төзү, бүләк итү һәм башка мәсьәләләр буенча киңәшләр бирәчәк.

Очрашу 16 октябрьдә Калинин урамы, 3 адресы буенча урнашкан «Игелекле эшләр көне» («День добрых дел») хәйрия фондының юридик хезмәте базасында «Игелекле куллар» складында узачак. Белгечләр 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бушлай консультация алу өчен алдан язылып куярга кирәк, телефон номеры: (843) 236-65-61. Бу хакта «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына сылтама белән мэрия матбугат үзәге хәбәр итә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев