-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Ир ясаучы да, чүпкә әйләндерүче дә – хатын-кыз
Тигез хокуклы булам дип, ир һәм хатыннар буталып бетте. Хатыннар асфальт сала, ирләр диванда ята. Исламда андый әйбер юк. Динебез гаиләнең башы – ир-ат, ди. Чын хатын-кыз аждаһаны тотып-бәйләп куярга, аннан, ир-ат аждаһаның башын гына чаба, дип, иренең кулына кылычны тоттырырга тиеш. Ирне ир-ат итә белергә кирәк. Ирнең дәрәҗәсен төшерергә ярамый. «Мин күбрәк акча эшлим, мин синсез дә яши алам», – дисәң, гаилә җимерелә. «Бер кадак та кага белми бит ул», – дип сөйләп йөрсәң, ирең мескен була да кала инде. «Иң яхшысы минем ирем, кулыннан килмәгәне юк, нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга», – дип мактарга кирәк. Эшли белмәсә дә! Ирне нинди дәрәҗәгә җиткерәсез – аның сәбәбе «муен»да. Ир ясаучы да, аны чүпкә әйләндерүче дә сез үзегез.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) иң якын сәхәбәсе Әбү Бәкер авызында таш йөртә торган була. Аннан нигә болай эшләве турында сорыйлар. Ул болай аңлата: «Әлеге ташны авыздан төкергәнче бер-ике мизгел вакыт була. Ачуны чыгарган кешегә җавап бирергәме-юкмы – шул арада мин уйлыйм». Безгә күп вакыт менә шул җитеп бетми. Биш минут кагыйдәсен гел истә тотыгыз. Ирең эштән акчасыз кайтты икән, ямьсез сүзләр белән ябырылганчы, утыртып ашатыгыз. Менә шул биш минут сабыр итсәгез, тавыш чыкмас. Ходай әҗерен бирер. Шулай ук хатыныгызның ашы тозлы булган икән, шунда ук ачу белән бәрелмәгез: биш минут сабыр итегез. Биш минут, әлбәттә, шартлыча әйтелгән. Иң беренче ачулы сүз әйтелми калсын. Имин гаиләнең асылы шул.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз