Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ИРАН КИНОСЫ КӨННӘРЕ: бик кызыклы фильмнар карарга ашык!

    25-30 сентябрьдә Казанда Иран киносы көннәре узачак. «Мир» кинотеатрында халыкара кино фестивальләрендә лауреат булган фильмнар күрсәтелә.

    25 сентябрьдә күрсәтеләчәк «Фәридәне табарга» фильмы (режиссерлары — Азад Муссави, Куруш Атаи) Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманлылык» бүләгенә ия булды. Анда 6 айлык вакытта ташлап калдырылган Фәридә исемле кыз язмышы сурәтләнә.

    26 сентябрьдә «Пастарони» фильмын карарга мөмкин. Монда Тегеранда иң яхшы ресторан булу өчен көрәш сюжет сурәтләнә.

    27 сентябрьдә күрсәтеләчәк  «Чәчләр» фильмында каратэ буенча Иранның милли командасыннан чемпионатка чакырылган кызлар тормышы тасвирлана.

    Реклама

    28 сентябрьдә тамашачылар игътибарына авыл мәктәбе язмышы сурәтләнгән «Кыргый Джонкилс» фильмы тәкъдим ителә.

    29 сентябрьдә күрсәтеләчәк «Келиле һәм Демне»фильмы джунглида ау вакытында зыян күргән ике яшь шакал  турында.

    Иран киносы көннәре 30 сентябрьдә » 21 көн узгач» фильмы белән тәмамлана.

    чыганкак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Бессмертный полк онлайн"
    • "Красная гвоздика" (1)
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"