-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
"Ирек мәйданы"нда Нүрбәк биетте
Декабрь уртасында Казанда "Ирек мәйданы" заманча хореография фестивале узды. Фестиваль сәхнәсе Русянең танылган яшь хореографларын берләштерде һәм тамашачыларга "хәрәкәт дөньясына чумып чыгарга" мөмкинлек бирде. Редакциябез хезмәткәре 12 декабрь көнне танылган татар биючесе, "Алтын битлек" премиясе иясе Нурбәк Батулла уздырган ачык дәрестә булып кайтты.
Нурбәкнең дәресе разминкадан, үз тәнеңне, авырлыгыңны тою, баланс тотарга өйрәнүдән башланды. Остазыбыз хәзерге бию сәнгатендә импровазацион хәрәкәт турында сөйләде. Үзенең ачышлары, киңәшләре белән бүлеште. Һәрвакытта кулланып була тораган, тынычландыра торган хәрәкәти күнегүләр күрсәтте.
Дәрескә бик күп кеше җыелган иде. Мастер-класска алдан ук язылырга кирәк булса да, язылмыйча килгән кешеләргә дә Кариев театрының кече сәхнәсендә урын табылды. Барлык катнашучылар бик канәгать калды дип әйтсәм, хата булмас.
Оештыручылар фикеренчә, "Ирек мәйданы" фестивале тамашачыларын хәрәкәт аша ирек - ирек хисе аша хәрәкәт итәргә өйрәнү өчен дә кирәк. Әлеге фестивальдә бөтен кеше дә катнаша ала. Моңа яшь чикләве дә, сәламәтлек тә, җенес тә киртә була алмый.
Чыннан да, дәрескә килгәннәр арасында инвалид креслосында утырып биючеләр, хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр дә бар иде.
Фестивальнең икенче көннәре Мәскәүдән кунаклары дәресләре белән дәвам итте. Нурбәкнең мастер-классына керү ирекле булса, калган дәресләр түләүле булды. Педагог, хореограф, режиссер, "Алтын битлек" премиясе иясе Александр Андрияшкин перфоматив практикалар турында дәрес бирде.
Сәнгать остасы, хореаграфия турында күпсанлы китаплар авторы Екатерина Васенина "Русиядәге заманча бию спектакльләренең заманча типологиясе" турында сөйләде.
Шулай ук фестиваль кысаларында тамашачылар Марсель һәм Мария Нуриевлар, «Немая рыба» бию компаниясе, Дамир Булатов һәм Тимофей Жилин, Антон Полодюк һ.б иҗаты белән танышты.
Азакта фестиваль хореографик тамаша тәкъдим итте. Тамашага «Солянка» бию проекты, Заманча Челябе театры, Евгения Турушкина кебек махсус кунаклар чакырулы иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз