Логотип Идель
Яңалыклар

Ирен түгел, сигезаяк!

Әлеге процедура, дөрес шартларда эшләнгән булса, сәламәтлек өчен җитди зыян китерә алмый. Ләкин иреннәрен табигый булмаган формага китерүне сорап табибка мөрәҗәгать итүче кызларның психик яктан сәламәт булуы шулай ук шикле, дип сөйләгән яңа иреннәрне модага кертеп җибәргән кеше.

Интернетта соңгы атнада  яшь кызлар арасында таралган яңа трендны күрдегезме? Иреннәрен сәер формага китереп, фото ясый кызлар. Һәм моны "сигезаяк-ирен" дип атыйлар. Иренне мондый формага китерү 50 мең сум тора ди. Хәер, эффект мәңгелек түгел. Кабарынкы дулкынлы иреннәр берничә айдан үзләре "шиңеп төшәчәк". Әлеге процедура, дөрес шартларда эшләнгән булса, сәламәтлек өчен җитди зыян китерә алмый. Ләкин иреннәрен табигый булмаган формага китерүне сорап табибка мөрәҗәгать итүче кызларның психик яктан сәламәт булуы шулай ук шикле, дип сөйләгән яңа иреннәрне модага кертеп җибәргән кеше.

Иреннәрнең яңа моделен уйлап тапкан егет Емельян Брауде исемле эшмәкәр икән. НТВга биргән интервьюсында, ул шул рәвешле танылырга теләвен сөйләгән. 

Үрдәк иреннәрнең модасы узган кебек, бу мода да бик тиз генә узып китәр, дигән өметтә калабыз.

 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев