Логотип Идель
Яңалыклар

Иртәгә электрон пропускларда 11нче пункт барлыкка киләчәк

Иртәгедән чәчтарашханәләр эшли башлаячак.

Иртәгедән чәчтарашханәләр эшли башлаячак. Бу турыда ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.


Электрон пропускларда 11нче номер барлыкка киләчәк – “чәчтарашханәгә бару”.


Чәчтарашханәләр өчен кагыйдәләр дә языла:
- эш башында хезмәткәрләрнең температурасын үлчәү һәм респиратор авырулы кешеләрне эшкә чыгармау;
- эш урыннарын һәм өслекләрне көненә 3 тапкырдан да ким чистартмаска;
- ОРВИ профилактикасы турында мәгълүматларны күренә торган урыннарга урнаштырырга;
- эш беткәннән соң, дымлы чүпрәк һәм дезинфекция әсбаплары белән өслекләрне чистартырга.


Шулай ук кагыйдәләр арасында хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык сакланырга тиешлеге, һәр клиентны кабул итү арасында 10 минут тәнәфес булуы, хезмәткәрләрне битлекләр, антисептикалар белән тәэмин итү турында да пунктлар бар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Рөстәм Миңнеханов, коронавирус, карантин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев